2009 елда Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина страховкалавы фонды керемнәренең гомуми күләме 17,5 млрд. сум тәшкил итәчәк
08.09.2008
2009 елда Татарстан Республикасында Мәҗбүри медицина страховкалавы фонды керемнәренең гомуми күләме 17,5 млрд. сум тәшкил итәчәк. Бу турыда бүген Министрлар Кабинетының 2009 елга Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджеты турында фикер алышуга багышланган утырышында Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гыйззәтуллин хәбәр итте. Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, Мәҗбүри медицина страховкалавы фондының керемнәре 2010 елда – 17,8 млрд. сум, 2011 елда 19,7 млрд. сум (үсеш – 11 %) булыр дип фаразлана.
Радик Гыйззәтуллин шулай ук түбәндәге мәгълүматны җиткерде: бер каналлы финанслауга күчүне исәпкә алып, Мәҗбүри медицина страховкалавы фонды бюджетының керемнәре өч чыганактан – фондның үз керемнәреннән (3,9 млрд. сум), эшләми торган халык өчен бюджет кертемнәреннән (4,5 млрд. сум), бер каналлы проект программасы буенча (4,2 млрд. сум), муниципаль бюджетлардан түләүсез итеп күчерелгән акчадан (3,5 млрд. сум) торачак.
Моннан тыш, Татарстанда кайбер милли федераль проектларны гамәлгә ашыру өчен, Мәҗбүри медицина страховкалавы фондына 1,4 млрд. сум күчереләчәк. Мәҗбүри медицина страховкалавы фонды бюджетының тотыла торган өлешенә мәҗбүри медицина страховкалавының территориаль программасын финанслау, муниципаль берәмлек учреждениеләре тарафыннан өстәмә медицина ярдәме күрсәтүгә дәүләт бурычын тәэмин итүне финанслау өчен, Мәҗбүри медицина страховкалавы федераль фондыннан субвенцияләр бирү, теш протезлау һәм колак аппараты ясату буенча программаны гамәлгә ашыру һәм башка чаралар кертелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте