Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2009 елга консолидацияләнгән бюджет проектын карады

08.09.2008

2009 елда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 122,2 млрд. сумлык табыш керү фаразлана, шул исәптән шәхси керемнәр – 113,3 млрд. сум, федераль акчалар – 10,9 млрд сум. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында республиканың финанслар министры Радик Гыйззәтуллин хәбәр итте.
Утырыш 2009 елга һәм 2011 елга кадәр вакыт эчендә Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешен һәм 2009 елга Татарстан Республикасы бюджетын алдан фаразлау турында фикер алышуга багышланган иде. Бу чараны республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Радик Гыйззәтуллин хәбәр иткәнчә, 2010 елда консолидацияләнгән бюджет, фаразлаулар буенча, 122,2 млрд. сум тәшкил итәчәк, 2011 елда – 138,1 млрд.сум.
Шуның белән бергә 2009 елда республика бюджетының фаразланган күләме 97,4 млрд. сум тәшкил итәчәк, 2011 елда – 106,9 млрд. сум.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, 2009 елда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына физик шәхесләр табышы өчен билгеләнгән салым 40 млрд. сум күләмендә керер дип фаразлана, республика бюджетына – 24 млрд. сум.
Хезмәткә түләү фондын күтәрү юлы белән, салым буенча үсеш 2009 елда - 20,6%, 2010 елда - 18,2%, 2011 елда 17,4% ка тәэмин ителәчәк.
2009 елда салымнан табыш керү 32,6 млрд. сум күләмендә булыр дип фаразлана (2010 елда - 33,4 млрд.сум, 2011 елда – 33,5 млрд. сум).
Оешмалар милкенә билгеләнгән салымның республика бюджетына керергә тиешле суммасы 2009 елда 9,2 млрд. сум булыр дип фаразлана (2010 елга прогноз ясау 10,1 млрд. сум тәшкил итә, 2011 елда – 11,1 млрд. сум).
2009 елда Татарстан Республикасы бюджетына акцизлар керүнең прогнозы 5,9 млрд. сум тәшкил итә, 2010 елга – 6,1 млрд. сум, 2011 елга – 6,2 млрд. сум акциз.
2009 елда (һәм аннан соңгы елларда) җир салымыннан 3,7 млрд. сум күләмендә акча керү фаразлана. Радик Гыйззәтуллин салымнарның җирле бюджет өчен эре табыш чыганагы булуын билгеләп үтте.
2009 елда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына берләштерелгән табышка булган салымнар буенча 4,6 млрд. сум акча керү фаразлана, 2010 елда – 4,9 млрд. сум. 2011 елда – 5,3 млрд. сум.
2009 елда салымнан башка керемнәр 8,7 млрд. сум күләмендә фаразлана, шул исәптән торак фонды кереме – 5 млрд. сум. 2010 елда салымнан башка керемнәр 5,3 млрд. сум, 2011 елда – 9,3 млрд. сум, шул исәптән торак фонды – 5,6 млрд. сум тәшкил итәр дип уйланыла.
Чыгымнарга килгәндә, 2009 елда консолидацияләнгән бюджет чыгымнарының гомуми күләме 122,2 млрд. сум булыр дип фаразлана, республика бюджеты – 97,4 млрд. сум.
2010 елда Татарстанның консолидацияләнгән бюджет чыгымнары 130 млрд. сум тәшкил итәчәк (республика бюджеты – 102,4 млрд. сум), 2011 елда – 138,1 млрд. сум (республика бюджеты – 106,9 млрд. сум).
Радик Гыйззәтуллин республика социаль программаларының финанслануы 1 млрд. сум чамасы булачагын хәбәр итте.
2009 елга консолидацияләнгән бюджетта финанслауның төп күләмен мәгариф өлкәсе – 29,5 млрд. сум алачак (республика бюджетында әлеге өлкәгә 5,8 млрд. сум каралган).
2009 елда сәламәтлек саклау һәм спортка билгеләнгән акчалар 20,1 млрд. сум тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы матбугат хезмәте