Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзәк хәрби округы гаскәрләре командующие генерал-полковник Александр Лапинны Россия Герое исеме бирелү белән котлады.
«Хөрмәтле Александр Павлович! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Герое исеме бирелү белән котлыйм. Хөрмәтле башкомандующие, хәрби эшнең тәҗрибәле профессионалы, Ватан өчен катлаулы сәгатьтә Сез үзегезнең патриотлыгыгызны, Ватанны саклаучының игелекле хезмәтенә һәм шәхси батырлыгына тугрылыгыгызны тагын бер кабат расладыгыз, аерым дәүләт бурычын хәл итүгә һәм илебез иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш керттегез.
Без, татарстанлылар, сезнең белән горурланабыз, үзен авыр хәрби хезмәткә багышлаган данлы якташыбыз, һәм Сезгә хезмәтегездә яңа уңышлар һәм Россия даны хөрмәтенә зур казанышлар телибез. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет телим», - диелә телеграмма текстында.