Рөстәм Миңнеханов Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәтов белән очрашты

04.07.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәтов белән очрашты. Очрашу «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында узды, анда Казахстан – партнер ил.

2021 елда Татарстан – Казахстан товар әйләнеше 629,6 млн. АКШ доллары тәшкил иткән. Казахстанга Татарстан  продукциясеннән төп экспорт – пластмассалар нефть, җир өсте транспорты чаралары, каучук 1 башкалар. Казахстаннан сөт продукциясе, бал, кара металл, электрон машиналар һәм җиһазлар кертелә.

Казахстан белән Татарстанның кайбер эре сәнәгать предприятиеләре: «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Казан вертолетлар заводы» ГАҖ, «Ак барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ һәм башкалар актив хезмәттәшлек итә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.