Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь крае Губернаторы Дмитрий Махонин белән очрашты. Очрашу Екатеринбургта «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды.
«Пермь крае – безнең әйдәп баручы сәүдә-икътисадый партнерларыбызның берсе. Төбәкара товар әйләнеше 15 млрд. сум дәрәҗәсендә теркәлгән. Татарстан тәэмин итү күләмнәрен киңәйтергә тели», - диде Татарстан Республикасы Президенты, коллегасына мөрәҗәгать итеп.
Аерым алганда, машина төзелеше продукциясе, вертолетлар, агросәнәгать комплексы продукциясе белән тәэмин итүне арттыру белән кызыксыну бар. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов нефть продуктлары базарын үстерү һәм нефть эшкәртү өлкәсендә кооперацияне үстерү, энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек перспективаларын билгеләп үтте.
Дмитрий Махонин, үз чиратында, төбәк 2024 елда Барда авылында Бөтенроссия авыл Сабантуен үткәрергә әзерләнә, дип искәртте.
Очрашу барышында яклар хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре, аерым алганда, йөк ташу буенча су юлларын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу – суднолар төзелеше, суднолар йөрешен оештыру һәм башкалар.
Шулай ук төбәкләрнең сәнәгать предприятиеләренең импортны алыштыру кысаларында запас частьләр җитештерү өлешендә үзара хезмәттәшлеге темасы да кузгатылды. Республика Президенты юнәлеш министрлыгына бу эшне көчәйтергә, сәнәгать министрлары дәрәҗәсендә сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу уздырырга кушты.