Татарстан Хөкүмәте “КАМАЗ” ААҖ һәм “Даймлер” (Daimler AG) компаниясенең стратегик партнерлыгы белән кызыксынуын белдерде

06.09.2008

Кичә, 5 нче сентябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Даймлер” (Daimler AG) компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашуда “Даймлер” компаниясе ягыннан – “Даймлер АГ” Директорлар советы әгъзасы, йөк автомобильләре бүлекчәсе башлыгы Андреас Реншлер, “ЕвроБас Даймлер автобуслары” президенты һәм төп башкарма директоры Харальд Ландманн, йөк автомобильләре һәм “Даймлер” төбәк бизнесы стратегияләре өчен җаваплы кеше Карстен Ботманн; Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдинов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “КАМАЗ” ААҖ Директорлар советы әгъзасы, “Тройка Капитал Партнерс” компаниясе президенты Сергей Скворцов, Яр Чаллы мэры Илдар Халиков катнашты.
Әңгәмә барышында очрашуда катнашучы яклар “Даймлер” компаниясе һәм “КАМАЗ” ААҖ нең күздә тотылган стратегик партнерлыгы белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов күздә тотылган партнерлык белән кызыксынуын белдерде һәм “Даймлер” компаниясенең Директорлар советы “КАМАЗ” ААҖ белән хезмәттәшлек итүне хупласа, Татарстан җитәкчелеге үз ягыннан һәрьяклы ярдәм күрсәтүне гарантияләвен әйтеп китте. Татарстан Премьер-министры шулай ук “КАМАЗ” зур йөк автомобильләре җитештерүчесе һәм “Даймлер” компаниясенең стратегик партнерлыгы була калса, Автошәһәрчекне алга таба үстерү һәм производствога югары квалификацияле белгечләрне, шул исәптән чит илдән дә җәлеп итү максатыннан, Яр Чаллы шәһәренең транспорт һәм социаль инфраструктурасын үстерүгә җитди игътибар биреләчәген хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте