Минзәләдә Балалар иҗат йорты ачылды
05.09.2008
Бүген Минзәләдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында Балалар иҗат йортын ачу тантанасы булды. Яшь минзәләлеләрне яңа йортка күчүләре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы мәгариф министры Наил Вәлиев һәм “Рус стандарты” холдинг компаниясе президенты Рөстәм Тарико (аның спонсорлык ярдәме белән балалар ялын оештыруның яңа үзәге төзелгән иде) катнашты.
“Минзәлә хәзер бик үзгәрде. Соңгы елларда монда бик күп эш башкарылды, һәм мин шәһәр моңа лаек дип саныйм”, - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов һәм анда яшәүчеләрне шундый әһәмиятле вакыйга белән котлады. Аның сүзләренә караганда, бу Минзәлә районы башлыгы Гиоргий Куприянов һәм аның командасының лаеклы хезмәте.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы Минзәләдә туып үскән Рөстәм Тарикога яңа Балалар иҗат йортын төзүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. “Мин ышанам: бу – лаеклы объект. Туган җиргә карата булган мондый мөнәсәбәт барлык кешеләр өчен дә үрнәк булырга тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ачу тантанасыннан соң, кунаклар вокал класслары, сәнгать студиясе, компьютер классы, хореография залы һәм актлар залы урнашкан бинаны карап чыктылар.
Минзәләдәге Балалар иҗат йортында туган якны өйрәнү музее да урын алган. Рөстәм Миңнеханов музейга 500 мең сумлык сертификат бүләк итте. Бу акча яңа җиһаз һәм экспонатлар сатып алуга тотылачак.
“Татар-Информ” мәгълүматлар агентлыгы