Рөстәм Миңнеханов Якутскта Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе утырышын уздырды

24.06.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе утырышын уздырды. Күчмә киңәшмә Якутскта узды. Видеоэлемтә буенча анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин да катнашты.

«Хәзер Ассоциациягә илнең 18 субъекты керә, алар өлешенә Россия инновацион продукциясенең өчтән бере туры килә», – дип искәртте ТР Президенты.

Соңгы 4 ел эчендә РИРАга 4 яңа төбәк кушылды: Новгород өлкәсе, Саха (Якутия) Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Хантый-Мансий АО – Югра.

Утырыш кысаларында катнашучылар идарәчел карарлар кабул итү өчен «ГеоВЭБ» системасы мөмкинлекләре турында РФ ВЭБ.ның докладын тыңладылар. ВЭБ яңа системаны сынау төбәкләрендә, шул исәптән РИТАда да кертергә планлаштыра.

Үз чиратында Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы импортны алыштыруны үстерү өчен агрегатор тәкъдим итте. Ул илнең 6 төбәгендә кертелгән инде (Татарстан, Дагстан, Мордовия, Удмуртия, Әстерхан, Свердловск өлкәләре).

Аерым доклад Якутиянең инновацион потенциалына багышланды.

«Саха Республикасының динамик үсешен билгеләп үтәсем килә. Якутия эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыра, илнең Арктик зонасын үстерү өчен югары технологияле суднолар җитештерә, Ерак Көнчыгыш федераль округында иң цифрлы төбәк булып тора», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллин РИТА эшчәнлегенең мөһим булуын ассызыклады: «Бу бигрәк тә хәзер, икътисад үсешенең яңа юлларын табуда мөһим. Һәм сезнең җыйган тәҗрибәне таратырга кирәк. Һәр төбәктә диярлек үз инновацион эшләнмәләре бар, аларны өйрәнергә һәм ил буенча кертергә кирәк. Мәсәлән, Якутиядә Эльга күмер ятмаларын үстерү буенча куәтле проект бара, ул көнчыгыш полигонны модернизацияләү белән тыгыз бәйләнгән».

«Күптән түгел Россия Президентына тәкъдим ителгән төзелеш тармагы үсешенең яңа стратегиясеннән төзелеш буенча барлык планнарны бәйләргә һәм инфраструктураны алга таба үстерүне тәэмин итәргә кирәк булачак. Хәзер без юл төзелешен биш еллык планлаштыруга күчәбез, һәм мин барлык субъектларга төбәк үсеше программаларын әзерләгәндә аларга иң яхшы тәҗрибәләрне кертергә тәкъдим итәм. Алар соңыннан бөтен Россия буенча таралачак», - дип белдерде Марат Хөснуллин.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.