Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев «Татарстан – Якутия» форумында катнаштылар. Якутскта узган форумда ике республиканың инвестицион һәм инновацион потенциалы тәкъдир ителде.
«Без Татарстан көннәрен үткәрергә килгән Татарстан Республикасының зур тугандаш делегациясен каршы алабыз. Бигрәк тә безнең белән бәйрәмебезгә – Якутия АССР төзелүнең 100 еллыгын уртаклашырга килүегез шатлыклы», – дип сәламләде форумда катнашучыларны Айсен Николаев.
Төбәк Башлыгы муниципальара хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте. Форум кысаларында Якутия һәм Татарстан муниципалитетлары арасында килешүләр имзаланды.
«Саха (Якутия) Республикасы – безнең ерак, әмма бик мөһим сәүдә партнерыбыз. Төбәкара товар әйләнеше күләме ел саен арта. Татарстаннан йөк автомобильләре, шиналар, ягулык белән тәэмин итү бара», – дип билгеләп үтте җавап сүзендә ТР Президенты.
Республиканың сәнәгать потенциалы турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда бүген Россия полиэтиленының – 25,6%ы, синтетик каучукның – 41,5%ы, һәр икенче йөк автомобиль шинасының, һәр өченче йөк автомобиленең җитештерелүенә игътибар итте.
Форум кысаларында берничә килешү имзаланды:
«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» акционерлык җәмгыяте һәм «Җатай суднолар төзү компаниясе» акционерлык җәмгыяте арасында килешү;
«Югары технологияләр өлкәсендә Технопарк инновацион индустриаль парк» АҖ, «Химград» технополисы һәм Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте арасында килешү;
«Саха-Рэм» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү.