Татарстан Президенты Якутскта «Казан» скверына нигез салуда катнашты

24.06.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Якутиягә эш сәфәре кысаларында Якутскта «Казан» скверын ачуда катнашты.

«Бу – барлык ватандашлар өчен дә мөһим вакыйга, чөнки Саха (Якутия) башкаласында якташлар очрашуы, мөһим чаралар уздыру урыны – татарлар өчен яңа әһәмиятле урын барлыкка килә», – диде Татарстан Республикасы Президенты, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов Казанның илнең иң борынгы шәһәрләренең берсе булуын һәм аңа Россиянең күп кенә халыкларының, шул исәптән якутларның да язмышы бәйле булуын билгеләп үтте.

«Республика башлыгы Айсен Сергеевич Николаевка, Якутск администрациясенә Казан исемендәге скверны булдыру буенча ватандашларыбызның инициативасын хуплаганнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Ул безнең республикалар һәм тугандаш халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту өчен яңа этәргеч булсын», – дип тәмамлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Скверда бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл куелачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.