Татарстан Президенты Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев белән очрашты

24.06.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты Якутиядә эш сәфәрендә.

Хезмәттәшләрен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов төбәк халкын Якутия АССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлады. «Бүген Якутия – безнең илнең динамик һәм уңышлы үсүче субъектларының берсе. Республика казанышлары – якутиялеләрнең күп буынының нәтиҗәле хезмәте нәтиҗәсе», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук, бу көннәрдә Якутскта уздырыла торган Татарстан Республикасы көннәрендә узган ел Казанда узган Якутия көннәре кебек якты тәэсирләр калдырыр, дип ышаныч белдерде.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, соңгы елларда төбәкара товар әйләнеше 4 млрд. сум дәрәҗәсенә якынлаша. «Без нефть, газ, химия тармагы, машина төзелеше, суднолар төзелеше, агросәнәгать комплексы предприятиеләренең хезмәттәшлеге, шулай ук азык-төлек продуктларын китерүне киңәйтү белән кызыксынабыз», - диде ул.

Моннан тыш, очрашуда мәгълүматлаштыру һәм исәпләү техникасы белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалы турында сүз барды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Саха (Якутия) Республикасы делегациясен Kazan Digital Week халыкара цифрлы форумында күрү кызыклы һәм файдалы булыр иде.

Рөстәм Миңнеханов Айсен Николаевка төбәктә татар җәмгыяте эшчәнлегенә һәрьяклап ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Бүген биредә 8 меңнән артык татар яши.

«Безнең узган елгы визитыбыз яхшы нәтиҗә бирде. Зур делегация килде, икътисадый юнәлеш буенча да, мәдәният буенча да яхшы чаралар уза», – дип билгеләп үтте Айсен Николаев.

Саха Республикасы (Якутия) Башлыгы узган ел Якутиянең ИТ-продуктларны экспортлау буенча 9 нчы урынны яулавына игътибар итте. Һәм бу юнәлеш хезмәттәшлек өчен кызыклы.

«Авыл хуҗалыгында безнең хезмәттәшлек перспективалы. Татарстаннан бик күп белгечләр килде, безгә бу юнәлештә сезнең компетенцияләр бик кызыклы һәм мөһим», – диде Якутия Башлыгы.

Ул якын арада Якутск – Казан турыдан-туры һава юллары рейслары ачылыр дип өмет белдерде.

Моннан тыш, Айсен Николаев газ-мотор ягулыгы юнәлешен үстерүгә аерым тукталды.

Очрашу кысаларында Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Татарстан Республикасы Президентына Якутия АССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан беренче медальне тапшырды.

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Айсен Николаев Платон Ойунский һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Якутия совет язучысы, тарихта якутлардан туган тел өлкәсендә беренче галим П. Ойунский исемендәге Дәүләт премиясе гамәлгә куелды. Ул әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге күренекле әсәрләр өчен бирелә, алар җәмәгатьчелек тарафыннан киң танылды һәм республиканың милли байлыгына әверелде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.