Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасына эш сәфәренә килде. Халыкара аэропортта аны Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев каршы алды.
Рөстәм Миңнеханов программасында төбәк башлыгы белән очрашу, «Татарстан – Якутия» бизнес-форумында, шулай ук Якутия АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган чараларда катнашу.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе утырышын да уздырачак.