Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа фармацевтика логистика комплексын ачты

22.06.2022

Бүген Казанда «Протек» компаниясенең яңа фармацевтика комплексы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

ТР Президенты инвесторларга республика территориясендә шундый зур һәм социаль мөһим проектны гамәлгә ашырулары һәм ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. «2019 елда без фикер алышкан проектның, барлык кыенлыкларга да карамастан, уңышлы тәмамлануына бик шатмын. Фармацевтика көн саен кирәк. Һәм без сатып алучыларга шундый күләмдәге продукцияне якынайту «Протек» компанияләр төркеменең республикага ышанычы турында сөйли», – дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, логистика комплексы иң заманча югары технологияле җайланмалар белән җиһазландырылган. «Бу – халыкны кирәкле медикаментлар белән тәэмин итү буенча бурычларны хәл итүче катлаулы махсус инженерлык конструкциясе, - диде ТР Президенты. - Безнең бурыч – кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту. Һәм иң мөһиме – сәламәтлек. Кирәк булган барлык әйберләр белән тәэмин ителсәк, сәламәтлек булачак. Республика өчен бу проект – бик мөһим адым».

«Протек» АҖ Директорлар советы рәисе Вадим Якунин республика җитәкчелегенә проектны хуплавы өчен рәхмәт белдерде. «Бу – иң заманча төбәк фармацевтика үзәге», - диде ул.

«Протек» АҖ президенты Вадим Музейев, үз чиратында, логистика үзәген ачу республика һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләр өчен даруханә ассортиментының киңрәк булу мөмкинлеген арттырачак, дип билгеләп үтте.

Яңа логистика комплексы дару чараларын, бадларны һәм медицина әйберләрен саклау, шулай ук Татарстан, Чувашия, Марий-Эл, Удмуртия, Коми, Киров өлкәсе һәм Пермь краеннан клиентлар өчен заказлар кабул итү, формалаштыру, комплектацияләү һәм җибәрүдә специальләшә. Ассортименты – 12 мең позиция, якын арада аны 15 мең позициягә җиткерү планлаштырыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.