Бүген, 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, Питрәч районының Альвидино авылында Брест крепосте оборонасында катнашучы, Советлар Союзы Герое Петр Гавриловка бюст ачтылар. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Бөек Ватан сугышы елъязмасында татарстанлыларның батырлык үрнәкләре мәңгегә калачак. 200 меңнән артык якташыбыз фронтта батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнде, 353 сугышчы – Советлар Союзы Геройлары, 51 сугышчы – Дан орденының тулы кавалеры булды. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Брест крепосте оборонасы Бөек Ватан сугышы башлануның героик көрәшләреннән берсе булды. «Майор Гаврилов батырлыгы – ул ныклык, батырлык һәм каһарманлык символы. Петр Михайлович Гаврилов бюстын кую- – күренекле шәхесләргә карата безнең хөрмәт, үткәннәргә карата мөнәсәбәтебез билгесе. Без балаларыбызны Петр Михайлович Гаврилов кебек геройлар үрнәгендә тәрбияләргә тиеш. Аның Ватанга мәхәббәте, сугышларда батырлыгы – яшьләр өчен лаеклы үрнәк», - диде Татарстан Президенты.
Петр Гаврилов турындагы истәлек Россиянең төрле шәһәрләрендә урам исемнәре белән мәңгеләштерелгән, дип өстәде ул.
Беларусь Республикасының мактаулы консулы Константин Анисимов, үз чиратында, Беларусь территориясе Бөек Ватан сугышы башланган вакытта аеруча зыян күрде, дип билгеләп үтте. Ул Петр Гаврилов исеме Брестта яхшы билгеле, диде. Барлык дүрт музейда да аның истәлегенә багышланган аерым экспозицияләр бар.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Константин Анисимов 2010 елда ачылган Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов музеен карадылар.