Быел Казан II халыкара сәнәгать төзелеше чемпионатын кабул итәчәк

21.06.2022

Быел «Казан Экспо» мәйданчыгында 5 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр сәнәгать төзелеше өлкәсендә һөнәри осталыкның II халыкара чемпионаты узачак. Бу хакта бүген Петербург халыкара икътисадый форумы нәтиҗәләренә багышланган брифингта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.

Илшат Гыймаев ярышлар өч төп номинация буенча узачак: сәнәгать төзелеше, сәнәгать объектларын проектлау һәм төзелештә проектларга идарә итү. Барлыгы 20гә якын команда һәм шәхси номинация булачак.

«Ярышның төп максаты – Россия предприятиеләренең халыкара базарда конкуренциягә сәләтен арттыру, шулай ук сәнәгать төзелешендә яңа карарлар һәм бурычлар эшләү», – дип ассызыклады министр урынбасары.

Ул беренче шундый чемпионат 2021 елда Сочида узганын искә төшерде. «Ел саен чемпионатны уздыру өчен яңа шәһәр билгеләнәчәк. Быел уздыру хокукы өчен, Казаннан тыш, Санкт-Петербург һәм Новосибирск та көрәште», - дип билгеләп үтте спикер.

Чемпионатта 23 ил: Төркия, Мисыр, Бангладеш, БГӘ, Венгрия, Иран, Сербия, Израиль, шулай ук БРИКС, ЕАЭС һәм БДБ илләре вәкилләре катнашачак.


"Татар-Информ" МА