Татарстан Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия Федерациясе субъектларындагы вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Киңәшмә башында Әсгать Сәфәров катнашучыларга яңа вице-премьер – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченконы һәм күптән түгел Әзербәйҗанда билгеләнгән вәкил Морат Гаделшинны тәкъдим итте.
ТР Президенты Администрациясе Җитәкчесе май аенда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узган чараларны билгеләде. Шул исәптән дөньяның 64 иленнән һәм Россиянең 59 төбәгеннән 6,5 мең кеше катнашында KazanSummit, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы, шулай ук «Изге Болгар җыены» кысаларында бәйрәм чаралары. Юбилейга Мәскәүдә һәм Татарстаннан читтә урнашкан башка мәйданчыкларда чаралар багышланган иде.
Алда торган чаралар арасында Әсгать Сәфәров Екатеринбургта Иннопром күргәзмәсен, Якутиядә Татарстан көннәрен, Кемерово өлкәсендә шахтерлар Сабантуен, Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездын, Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәрен, Көнчыгыш икътисадый форумы эшендә Татарстан Республикасы Президентының катнашуын һәм башка мөһим чараларны билгеләп үтте. «Вәкилләрдән әлеге чараларны әзерләүдә катнашуга һәм аларның эшлекле көн тәртибен баету буенча тәкъдимнәр кертүгә аерым игътибар бирүегезне сорыйм», - дип ассызыклады ТР Президенты Администрациясе Җитәкчесе.
Эшлекле хезмәттәшлекнең көн тәртибе үсә бара. «Чит илләрдән беренче яртыеллыкта безнең Казахстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Төркия, Якын Көнчыгыш илләре белән элемтәләр аеруча интенсив барды. Быел Петербург халыкара форумында федерация субъектлары белән актив эш алып барылды», - диде Әсгать Сәфәров.
Ул билгеләп үткәнчә, халыкара һәм төбәкара элемтәләр өлкәсендә Татарстан Республикасы ковидка каршы чикләүләрдән чыкты. Әмма бүген Россиягә каршы катгый санкцияләр шартларында эшләргә туры килә. Шуңа күрә Татарстан Вәкиллек корпусы алдында катлаулы бурычлар тора. «Икенче яктан, кризислар проблемалар гына тудырмый, безгә яңа мөмкинлекләр дә ача. Вәкилләрдән хәзерге шартларда тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучыларның эшен оештыру буенча тәкъдимнәр көтәбез», - дип өстәде ул.
Киңәшмәдә Татарстан вәкиллекләренең тышкы элемтәләр өлкәсендәге мөһим һәм перспективалы эш юнәлешләре буенча бурычлары, шулай ук проблемалы мәсьәләләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр турында фикер алыштылар.
Бүгенге көндә якын һәм ерак чит илләрдә Татарстан Республикасының 16 вәкиллеге һәм РФ субъектларында 8 вәкиллеге ачылды.