ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ акционерларына республиканың нәрсә хисабына якындагы ун елда нефть чыгару дәрәҗәсен 32 млн. т күләмендә саклаячагын сөйләде. Аның сүзләренчә, бүген “Татнефть”нең нефть чыгару урыннары – нефть сәнәгатенең барлык сегментлары буенча нәтиҗәле технологияләрне үзләштерү полигоннары.
Аерым алганда, “Татнефть” илнең нефть сәнәгатендә беренчеләрдән булып, эшләнмәләргә авыр чыгарыла торган запасларны нәтиҗәле җәлеп итү проблемасы белән очрашты. Тупланган тәҗрибә нефть чыгару урыннарын үзләштерүнең фәнни яктан нигезләнгән программасы һәм дәүләт ярдәме булганда, табышны нәтиҗәле арттырырга мөмкин булуын күрсәтә. Беренче 100 мең т битумлы нефтьне чыгарырга 5 ел кирәк булса, алдагы 100 мең т 1 ел һәм 4 ай эчендә чыгарылган.
Моннан тыш, компания сланецлы нефть буенча фәнни-тикшерү эшләрен башлаган инде, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук ул билгеләгәнчә, соңгы 5 елда 129 млн. т нефть чыгарылып, “Татнефть” буенча сәнәгать категориясендәге запаслар 131 млн. т арткан. Аның сүзләренчә, киләчәктә чимал базасын эшкәртү дәрәҗәсен нефть чыгару күләменә карата минимум 120-125 процент дәрәҗәсендә сакларга кирәк. Моннан тыш, нефть чыгару коэффициентын 0,6 һәм аннан югарырак үстерү хисабына элеккеге нефть чыгару урыннарындагы запасларны арттырырга кирәк.
“Татнефть” галимнәре һәм белгечләре ярдәмендә, компаниянең нефть урыннары буенча нефть чыгару коэффициенты тотрыклы рәвештә үсә. Бүген тәүлегенә 1 т кимрәк дебит белән скважиналар нефть чыгару өчен нәтиҗәле кулланыла (алар - 5,3 меңнән артык). Елына алар аша чыгарылган нефть күләме 828 мең т булган.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, битумлы нефть чыгару белән бергә карбонат коллекторлары запасларын чыгара башлау, нефть чыгаруның яңа ысулларын эшләү һәм кертү компаниянең инновацион үсешенең өстенлекле юнәлешләре булырга тиеш. Ул аларны бик зур резерв, дип атады. Әлеге юнәлешләр буенча эш инде оештырылган, дип өстәде ТР Президенты.