Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленең гавами урыннарында булды

20.06.2022

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленең гавами урыннарында булды. Аны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, «Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов озата йөрде.

Президент Казан Кремле тарихы музееның сәнгати проектын эшләү буенча тәкъдимнәр белән танышты. Экспозициядә тарихи иконография, макетлар, документаль һәм архив материаллары, мультимедиа инсталляцияләре кулланылачак. Проект авторлары фикеренчә, тарихи киңлек үзе – булачак музей экспозициясенең мөһим элементларыннан берсе. Шуңа күрә диварларның һәм идәннәрнең оригиналь төрен саклап калу тәкъдим ителә. «Бу уникаль пространствоның тарихи йөзен мөмкин кадәр саклап калырга, биредә булган рухны саклап калырга кирәк», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты. Ул, кисәтүләрне исәпкә алып, проектны эшләп бетерергә кушты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Иман нуры яктысы» күргәзмәсен карады. Әйдәп баручы фәнни үзәкләр, музей һәм китапханә фондлары тарафыннан әзерләнгән күргәзмә проекты 922 елда Татарстан территориясендә булган вакыйгаларның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни әһәмиятен күрсәтергә тиеш. Күргәзмәдә сирәк кулъязмалар һәм китап ядкярләре, Болгар һәм Алтын Урда тәңкәләре, намаз келәмнәре һәм хатын-кызлар костюмнары, каллиграфик композицияләр, борынгы зәркән бизәнү әйберләре һәм гамәли сәнгать әсәрләре тәкъдим ителә.

Шуннан Татарстан Президенты «Милли кием театры» проекты белән танышты. Экспозициядә яңадан торгызылган тарихи костюмнар һәм бизәнү әйберләре күрсәтелгән. Шулай ук Татарстанның заманча кием-салым һәм аксессуарлар брендлары да подиумда күрсәтелде.

Аннары Рөстәм Миңнехановка бина ишегалды территориясен үстерү концепциясен тәкъдир иттеләр. Биредә туристлар өчен ял итү зонасын төзекләндерү һәм төрле чаралар оештыру өчен шартлар булдыру тәкъдим ителә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.