Рөстәм Миңнеханов: Без Төркия партнерлары белән элемтәләребезне киңәйтү яклы

20.06.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Сәнәгать һәм технологияләр министрлыгы делегациясе һәм «Гебким» оешкан сәнәгать зонасы җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов Россия белән Төркия арасындагы стратегик хезмәттәшлекне билгеләп үтте. «Бу безгә Татарстанда да, Төркиядә дә проектларны алга этәрү буенча актив эшләргә мөмкинлек бирә. Барлык кыенлыкларга карамастан, узган ел безнең товар әйләнеше 560 млн. доллардан артып киткән. Минемчә, бу сан күбрәк булырга да мөмкин», - диде ТР Президенты.

Ул Төркия инвесторларына ышанычлары өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан территориясендәге барлык заводларның уңышлы эшләвен билгеләп үтте. Гомумән алганда, Төркия компанияләре республикага якынча 2,5 млрд. доллар инвестиция керткән.

«Без чын күңелдән элемтәләребезне киңәйтү яклы. Авиаэлемтә, безнең муниципалитетлар арасында хезмәттәшлек – болар бар да уртак эш өчен мөмкинлекләр зур булуын күрсәтә. Татарстанда яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен кызыклы мәйданчыклар күп», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Татарстанга визиты кысаларында Төркия делегациясе «Алабуга» МИЗда булачак һәм Төркия җитештерүләре эше белән танышачак, шулай ук «КАМАЗ» заводына да барачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев