Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән очрашты

18.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсендә эш сәфәрендә, сәфәрнең төп максаты – федераль Сабантуйда катнашу.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы белән очрашу барышында төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов Федераль Сабантуйны оештырган өчен, татар иҗтимагый оешмаларына күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Бүген өлкәдә 150 меңгә якын татар яши, дип билгеләп үтелде.

Элек Ульяновск Сабантуйны кабул иткән иде инде – 2016 елда монда Федераль авыл Сабан туе уздырылды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан һәм Ульяновск өлкәсенең сәүдә-икътисадый багланышлары зур.

Моннан тыш, үзара товар әйләнешен үстерүнең яхшы перспективалары бар.

Туризм өлкәсендә "Бөек Идел юлы" бренды астында маршрутларны үстерү буенча хезмәттәшлек алып барыла.

Очрашу ахырында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү һәм 2024 елга кадәр аны гамәлгә ашыру Чаралары планы имзаланды.

Искәртеп узабыз, алдагы килешү 2007 елдан бирле гамәлдә иде.

Яклар Килешүне яңарту эшлекле элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерделәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.