Татарстанда «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2022» конкурсына йомгак ясадылар

17.06.2022

«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2022» конкурсы җиңүчеләрен игълан иттеләр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, шулай ук хастаханәләрнең баш табиблары һәм коллективлары вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары һ. б. лар катнашты.

Татарстанда Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Атказанган табибы,Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш йөрәк-кан тамырлары хирургы Роин Джорджикия Ел табибы булды. Ел медицина хезмәткәре исемен Актаныш РҮХнең Аккүз фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Ләйсән Анамова, иң яхшы беренчел звеноның табибы – Кама Тамагы РҮХнең гомуми практика табибы Олег Наумов алды. «Уникаль очрак» номинациясендә җиңүне БРКХ табиблары коллективына бирделәр.

Моннан тыш, «Сәламәтлек саклау легендасы» исеменә ТАССРның Атказанган табибы, Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе, медицина фәннәре докторы, Россия акушер-гинекологлар җәмгыятенең мактаулы әгъзасы Лев Козлов лаек булды.

Җиңүчеләр һәм лауреатлар, номинациягә карап, акчалата бүләк, планшетлар, санаторийларга юлламалар һәм чит ил клиникасына стажировка үтү өчен грантлар алдылар.


ММЧ материаллары буенча