ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда торак төзелеше буенча еллык план 66%ка үтәлгән

17.06.2022

Торак, социаль һәм мәдәни объектлар, җәмәгать киңлекләре һәм гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Торак төзелеше буенча еллык планны үтәү 66%тан артык – 1 млн. 827 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча 100 мең кв. метр төзелгән, агымдагы елга план 150 мең тәшкил итә, шәхси торак линиясе буенча 8 мең 355 йорт әзер, ягъни планлаштырылган еллык күләмнең 68,5%ы әзер. Коммерциячел төзелештә төзүчеләр планканы 62%ка арттырып, агымдагы датага 148 күп фатирлы йортның 79ын тапшырганнар. Файдалануга тапшырылган коммерция торагы мәйданы 576 мең кв. метр тәшкил итә.

Гражданнарның ташламалы категорияләрен торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 600 фатир ятим балалар өчен каралган. Шуларның 296сында Дәүләт торак фонды һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы килештерү процедуралары үткәрә, ә 125 фатиры торгларга әзерлек этабында.

Саны буенча икенче категория – яшь гаиләләр. Барлык 50 кеше буенча да финанслау муниципалитетларга тулысынча җиткерелгән. «5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр» категориясенә быел 25 кеше керә. 10 сертификат инде гамәлгә ашырылган.

Дүртенче категория буенча «Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр» сигез сертификатның дүртесе рәсмиләштерелгән.

Алексей Фролов социаль, мәдәни, мәгариф һәм спорт объектлары, шулай ук җәмәгать территорияләре төзелеше программаларын гамәлгә ашыру турында аерым сөйләде. «Мәгариф» тармагындагы чаралар илкүләм проектлар һәм дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Саба, Кукмара һәм Тукай районнарында 3 мәктәп, шулай ук Мамадышта уртак проект буенча төзелә торган учреждение – 240 урынлы мәктәп һәм 120 урынлы балалар бакчасы төзелә. Тулаем алганда, әлеге объектлар буенча эшләр 40%ка башкарылган.

«Сәламәтлек саклау» өлкәсе илкүләм проектка һәм 2 республика программасына керә торган 61 объектны үз эченә ала. Беренчел звеноны модернизацияләү линиясе буенча 52 ФАП төзеләчәк, төзү-монтаж эшләрен башкару 38% тәшкил итә. «Стационарларны төзү һәм капиталь ремонтлау» республика программасы кысаларында – Чистай РҮХнең кабул итү-диагностика бүлеге бинасы. Объектта төзү-монтаж эшләре 75%ка башкарылган.

«Мәдәният» өлкәсендәге барлык объектлар федераль чараларның бер өлеше булып тора. Илкүләм проектка 7 объект керә. Эшләр 16%ка башкарылган. Чаллыда «Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасына керүче «Мастеровые» драма театры бинасының әзерлеге 77% дип бәяләнә.

«Экология» юнәлеше буенча проектлар федераль программалар кысаларында тормышка ашырыла. Аерым алганда, «Иделне савыктыру» федераль проектына 2 эре объект керә. Бу Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, анда төзү-монтаж эшләре 33%ка башкарылган, шулай ук ләм кырларын рекультивацияләү (үтәү - 9%). «Чиста ил» федераль проекты буенча Казанда Самосырово полигоны рекультивацияләнә. Подрядчылар 37% күләмендә башкарылган эшләре турында хисап тотты. Шулай ук Кама тамагында Куйбышев сусаклагычының ярларын ныгыту эшләре башланган.

Кайбер проектларны тормышка ашыру торак базарын стимуллаштыруга һәм торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Быел 10 объект төзелә. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына комплекслы торак төзелеше өчен 7 мәйданчыкны төзекләндерү кертелгән. Эшләрне башкару 5% тәшкил итә. «Торак» федераль проекты кысаларында 3 объект төзелә – әзерлек 19%.

2022 елда республиканың 65 яңа парк һәм сквер тышкы кыяфәтенә туры килергә тиеш. Әлеге иҗтимагый инфраструктура объектлары республика һәм федераль бюджетлар акчасына тормышка ашырыла. Бүгенге көндә эшләрнең гомуми үтәлеше 17% тәшкил итә.

Моннан тыш, республика программалары кысаларында 6 ябык футбол манежы (эшләр 18%ка башкарылган), 4 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 1 блок-модульле чаңгы базасы (43%), 6 балаларны саыктыру лагере (36%), Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» (17%) административ бинасы, 9 Башкарма комитет бинасы (46%) төзелә.

Төзелә торган объектлар даими рәвештә контроль-күзәтчелек органнары күзәтүендә. Ел башыннан алып 801 тикшерү эшләрен үзлегеннән җайга салынучы оешмалар үз көчләре белән башкарган. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 687 тикшерү чарасы үткәргән. Чаралар йомгаклары буенча ведомство белгечләре тарафыннан 495 мең сумлык 26 карар чыгарылган. Баш инвестицион-төзелеш идарәсе гыйнвардан объектларга хезмәтне саклау законнарын контрольдә тоту максатыннан 416 тапкыр чыккан. 523 хокук бозу очрагы ачыкланган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев