Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе Губернаторы Игорь Бабушкин белән очрашты.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
«Безнең товар әйләнеше 500 млн. сум дәрәҗәсендә. Без машина төзелеше, автомобиль төзелеше һәм суднолар төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү яклы. Өлкәне автомобиль шиналары, суыткыч җиһазлары, халык кулланышы товарлары белән тәэмин итәргә әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында.
Хезмәттәшлек өчен мөһим юнәлеш – цифрлаштыру. Татарстан Президенты «ЗаказРФ» федераль сәүдә мәйданчыгы мөмкинлекләрен һәм гамәлгә ашырыла торган «Республика маркетинг үзәге – импортны алыштыру үзәге» проектын файдаланырга тәкъдим итте. Ул шулай ук хезмәттәшен 2022 елның 21 – 24 сентябрендә Казанда узачак Kazan Digital Week халыкара цифрлы форумында катнашырга чакырды.
«Әстерхан өлкәсендә 60 меңнән артык татар яши. Татар иҗтимагый оешмаларына ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Татарстан Президенты.
2023 елда Әстерхан өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабантуе үткәрү планлаштырыла. Яклар чараны әзерләү һәм уздыру буенча уртак эшче төркем оештыру турында карар кабул иттеләр.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы белән Әстерхан өлкәсе арасында Хезмәттәшлек турында элегрәк төзелгән килешүгә 2022 – 2024 елларга Чаралар планы имзаланды.