Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ROCKWOOL Russia" компаниясе генераль директоры Марина Потокер белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узды.
ROCKWOOL компаниясенә Даниядә 1909 елда нигез салынган, ул таш мамык нигезендәге изоляция материаллары җитештерү буенча лидер булып тора. Компания продукциясе югары җылылык изоляциясе үзлегенә ия. Татарстанда урнашкан завод продукциясе республикада 16га якын эре объектның сәнәгать төзелешендә, шулай ук гражданнар төзелешендә кулланылган.
"Халыкара хәл катлаулы булуга карамастан, сезнең компания үз эшчәнлеген дәвам итүе бик мөһим. "Роквул" 2007 елда "Алабуга" МИЗ резиденты статусын алды һәм бездә янмый торган материаллар җитештерү буенча Европада иң эре заводларның берсен ачты", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Бүгенге очрашу барышында җитештерүдә кулланыла торган материалларны импортны алыштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Россиядә минераль май җитештерүчеләр билгеләнде, аларның продукциясе җитештерүдә тестлана, дип билгеләп үтелде.
Очрашуда катнашучылар шулай ук күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлаганда, аерым алганда, йортларны тышкы яктан җылытуда компания продукциясен куллану темасын да кузгаттылар.