Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы парламенты белән элемтәләр буенча Дәүләт Думасы депутат төркеме һәм Үзбәкстан Республикасы Закон чыгару палатасының парламентара төркеме утырышында чыгыш ясады.
Чара Казан Ратушасында узды.
Искәртеп узабыз, Үзбәкстан парламентарийлары РФ ФС Дәүләт Думасы белән хезмәттәшлек буенча Үзбәкстан Республикасы Закон чыгару палатасының парламентара төркеме җитәкчесе, Инновацион үсеш, мәгълүмати сәясәт һәм мәгълүмати технологияләр комитеты рәисе Илһом Абдуллаев җитәкчелегендә Казанга кичә, 2022 елның 9 июнендә килде. Татарстанда булу кысаларында алар Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булдылар, Татарстан Республикасы парламентаризмы музее экспозициясе белән таныштылар, шулай ук Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстанның инвестицион потенциалын өйрәнделәр.
Казан Ратушасында, Үзбәкстан һәм Россия Федерациясе парламентарийларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада Россия-Үзбәкстан дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялиләр.
Ул ике дәүләтнең Президентлары –– Владимир Владимирович Путин һәм Шәүкәт Миромон улы Мирзиевка бу мәсьәләләргә аерым игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.
«Россия белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә парламентара багланышлар аерым роль уйный. Үзбәкстан Республикасы парламенты белән хезмәттәшлек итү буенча депутатлар төркеме составында безнең республикадан да депутатлар бар, алар да ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытуга үз өлешләрен кертәләр, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Быел Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 30 ел тула. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлекнең күркәм традицияләре безнең илләр арасындагы хезмәттәшлекнең ныклы нигезе булды. Бу катлаулы заманнарда безнең дәүләтләребез нәтиҗәле сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар партнерлыкны саклап калды. Татарстан Республикасы безнең илләр арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга үз өлешен кертергә омтыла. 1993 елда ук Татарстан белән Үзбәкстан арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 1992 елдан башлап сезнең илдә Татарстан вәкиллеге эшли, Казанда Үзбәкстанның Генераль консуллыгы эшли, Казан һәм Ташкент – тугандаш шәһәрләр. Безнең шәһәрләр арасында турыдан-туры авиарейслар гамәлгә ашырыла. Татарстан-Үзбәкстан хезмәттәшлегенең хәзерге көн тәртибе шактый бай. Даими рәвештә без төрле дәрәҗәдәге делегацияләр белән алмашабыз. Агымдагы елның май аенда сезнең ил делегациясе Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларда һәм «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашты, аны Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин кушуы буенча мин җитәклим».
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, быел зур Татарстан бизнес-делегациясе Ташкентта «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашты, март аенда Татарстан Республикасы делегациясе Үзбәкстанда булды. Визит барышында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Миронович Мирзиев, Премьер-министр Абдулла Нигъмәт улы Зарипов белән очрашулар узды.
Татарстанның алдынгы компанияләре линиясе буенча эш алып барыла. Мәсәлән, «КАМАЗ» ГАҖ Үзбәкстанга автомобильләр илтеп җиткерә, «КАМАЗ» автоүзәге (2018 ел, Ташкент), җыю линиясе (2019 елның ноябре, Сәмәрканд) ачылды.
«Татнефть» ГАҖ Үзбәкстанга шин продукциясенең киң ассортиментын сата, анда тагын 2 АЗС эшли.
Татарстанның башка эре компанияләре дә Үзбәкстан белән актив хезмәттәшлек итә.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше 193 млн. АКШ долларыннан артып киткән (үсеш-23,5%). Министрлыклар, Сәүдә-сәнәгать палаталары, предприятиеләр, оешмалар һәм югары уку йортлары арасында үзара хезмәттәшлек турында берничә килешү, меморандум имзаланды һәм тормышка ашырыла.
«Хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә. Әмма әлегә без аларны тулысынча кулланмыйбыз. Бу процесска тизләнеш бирергә һәм хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк. Татарстан – Россиянең алдынгы һәм сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе. Без нефть чыгаручы һәм нефть эшкәртүче республика. Моннан тыш, бездә автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, суднолар, машина төзелеше продукциясе җитештерелә. Татарстанда Россия полиэтиленының 25,6%ы, синтетик каучукның 41,5%ы, һәр икенче йөк автомобиль шинасы (59,6%) һәм һәр өченче йөк автомобиле (37,3%) җитештерелә, Россия нефтенең 6,6%ы чыгарыла. Үз товарларыбызның яртысына якынын без экспортка чыгарабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук татар һәм үзбәкләрне охшаш мәдәният, уртак традицияләр, якын тел, бердәм дин берләштерә, дип билгеләп үтелде.
Безнең халыклар арасында гуманитар өлкәдә – мәдәният, фән, мәгариф, спорт, туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү бик мөһим, диде Татарстан Президенты.
Әйтик, Татарстан югары уку йортларында бүген Үзбәкстаннан 3,5 меңнән артык студент белем ала. Үзбәкстан Республикасының Җизәкә шәһәрендә Казан федераль университетының филиалын булдыру буенча актив эш алып барыла. Иҗади коллективлар алмашына, үзара мәдәният көннәре, күргәзмәләр уздырыла. Үзбәкстанның күп кенә шәһәрләрендә татар халкының Сабантуй бәйрәме зур уңыш белән уза.
Рөстәм Миңнеханов үзбәк коллегаларына татар җәмәмгатьчелегенә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул, үз чиратында, Татарстанда үзбәкләрнең милли-мәдәни автономиясе актив эшли, дип искәртте. Бу оешма Татарстан халыклары ассамблеясына керә, аның советын Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин җитәкли.
«Гомумән алганда, без Үзбәкстан белән күп өлкәләрдә хезмәттәшлек үсешенең яхшы темпларын урнаштырдык. Моны тормышка ашырыла торган проектлар, үзара визитлар, товар әйләнеше үсеше раслый. Бүгенге утырыш безнең эшебезгә өстәмә импульс бирер дип ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов.