Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Дәүләт Советының Төзелеш, ТКХ һәм шәһәр мохите комиссиясе утырышына әзерлек буенча киңәшмә уздырды

09.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. 

Сәфәрнең төп максаты - Россия Дәүләт Советының Төзелеш, ТКХ һәм шәһәр мохите комиссиясе утырышына әзерлек буенча киңәшмәдә катнашу, аны Рөстәм Миңнеханов үзе җитәкли. 

Киңәшмә Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы мәйданчыгында узды.

Киңәшмәдә катнашучылар Россия Дәүләт Советының Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите комиссиясенә фикер алышу өчен чыгарылган мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген иң мөһим темаларның берсе – торак-коммуналь сектор хезмәтләрен күрсәтү мәсьәләләре. Ул ассызыклаганча, халыкның бу секторга карата шикаятьләре күп, бу, үз чиратында, кешеләрнең хакимияткә мөнәсәбәтен формалаштыра.

Безгә халыктан иң күп шикаятьләр һәм кисәтүләр килгән сорауларны хәл итәргә кирәк, ә бу, барыннан да элек, торак-коммуналь хуҗалык, диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген торак-коммуналь хуҗалыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итү өчен яңа инструментлар кирәк.

Моннан тыш, бүгенге киңәшмәдә ил буенча, шулай ук төбәкләр дәрәҗәсендә торак төзелеше темплары, шул исәптән ипотека буенча арзан торак төзелеше һәм башка актуаль темаларга кагылдылар.

Киңәшмәдә Россия төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, генераль директор, ТКХ реформалауга ярдәм фонды - дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Константин Цицин, «ДОМ.РФ» АҖ генераль директоры Виталий Мутко һәм башка рәсми затлар катнашты.

Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин һәм башкалар катнашты.

Моннан тыш, бүген Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводында – «Туполев» ГАҖ филиалында объектлар төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТНВның Мәскәүдәге филиалы материаллары кулланылды