Рөстәм Миңнеханов Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Николай Пономарев белән очрашты

09.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Николай Пономарев белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

«Иделне савыктыру» һәм «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектларын тормышка ашыру буенча озак сроклы хезмәттәшлек мәсьәләләре, киләсе елга кайбер объектларны финанслау мәсьәләләре, шулай ук Казанда Түбән Идел бассейны округының Бассейн советы утырышын уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Республикасында Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсендә яр ныгыту корылмасы төзелеше бара, «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында 4 су объекты чистартыла (Лаеш районының Никольское авылы янында Мишә елгасы кушылдыгын чистарту һәм Державино авылында буаны чистарту, Мамадыш шәһәрендә Нократ елгасының уң кушылдыгын чистарту һәм Мамадыш муниципаль районының Кама леспромхозы авылы янында Берсут елгасы үзәнен чистарту), шулай ук 14 гидротехник корылманы капиталь ремонтлау эшләре бара.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.