Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов: “Инфокоммуникацион технологияләрнең үсеше федераль хакимият органнары белән үзара тыгыз бәйләнештә тормышка ашырыла”
04.09.2008Татарстан Республикасында мәгълүмати җәмгыятькә күчү мәсьәләләренә, инфокоммуникацион технологияләр үсешенә зур игътибар бирелә. Бу турыда бүген “Глобаль мәгълүмати җәмгыятьнең инфокоммуникацион технологияләре”
VI ел саен уза торган халыкара фәнни-гамәли конференциясен ачудагы докладында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Шуны искәртик: конференция бүген Казанда ачылды, аның эшендә 450 дән артык кеше катнаша.
Чаралар 5 нче сентябрьгә чаклы барачак.
Чарада катнашу өчен, бер көн элек Казанга Мәгълүмати технологияләр буенча федераль агентлык җитәкчесе Владимир Матюхин килде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, республикада инфокоммуникацион технологияләр (ИКТ) өлкәсендә ИТ-кластер булдыру бу юнәлештәге эшнең мөһим өлеше булып тора. ИТ-кластер булдыру Татарстан Республикасы Президентының 2008 елның 10 нчы июлендә расланган 320 нче номерлы Указы нигезендә алып барыла.
ИТ-кластерның нигезен ИТ-технопарк тәшкил итәр дип уйланыла (“Россия Федерациясендә югары технологияләр өлкәсендәге технопарклар төзү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында).
Рөстәм Миңнеханов искәртеп үткәнчә, 2008 елда ИТ-технопарк төзелешенә 1,5 млрд. сумнан артык акча юнәлтеләчәк, шул исәптән 1 млрд. сум акчаны - Татарстан бюджеты һәм 596 млн. сумны федераль бюджет биргән.
“Шуның белән беррәттән республикада ИТ-технопаркның база структурасы булырга тиешле Программалы мәсьәләләрне эшкәртү үзәге формалашып килә”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. – Ул дөньядагы алдынгы ИТ-компанияләрнең берсе – IBM белән уртак эшчәнлек шартларында оеша.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бу эшчәнлектә республиканың максаты – республиканың үзендәге мәгълүмати технологияләргә булган ихтыяҗны гына түгел, ә аларны Россия һәм чит ил ИТ-базарларына актив чыгаруны да тәэмин итү.
“Быелдан без ИТ-тармакны озак вакытлы 3 еллык планлаштыруга күчәбез, - диде Татарстан Премьер-министры. – Республика Хөкүмәте тарафыннан “2008-2010 елларга Татарстан Республикасында мәгълүмати технологияләрне үстерү һәм куллану” республика максатчан программасы (“Электрон Татарстан”) расланды. Программа, мәгълүмати технологияләрне үстерү һәм кулланылышка кертү өчен, үзәкләштерелгән финанслауга республика бюджетыннан 975 млн. сум акча бүлеп бирүне күздә тота. 2009 ел планына бу максатка каралган акчалар кертелгән инде”.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы ИКТ үсешенең федераль хакимият органнары белән тыгыз бәйләнештә тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Әйтик, Татарстан эре федераль ИТ-проектларны гамәлгә ашыруда “пилот төбәк” булып тора.
Татарстан Республикасы һәм Федераль космик агентлык арасындагы килешү кысаларында республиканың социаль-икътисади үсеше мәнфәгатьләрендә космик эшчәнлек нәтиҗәләрен файдалануның база төбәк инфрастуктурасын төзү буенча уртак проект тормышка ашырыла.
Татарстан Республикасы белән Геодезия һәм картография федераль агентлыгы арасындагы килешү кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының бердәм геомәгълүмати системасын булдыру буенча проект гамәлгә ашырыла.
Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы (мәгълүмати технологияләрне кулланып, халыкка дәүләт ярдәме күрсәтүнең күп функцияле үзәген үстерү буенча), Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән (кризислы ситуацияләр белән идарә итүнең төбәк үзәген булдыру буенча) төзелгән килешүләр дә хәл ителү этабында тора.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мондый эшчәнлек нәтиҗәсе башка федерация субъектларында нәтиҗәле кертелә алачак үрнәк инфокоммуникацион карарлар эшләүдән гыйбарәт булачак.
“Без ИКТ ны куллануга яңача караш булдыру һәм яңа карарлар эшләү буенча Россия Федерациясенең башка субъектлары тәҗрибәсен өйрәнү һәм куллану белән кызыксынабыз”, - диде Татарстан Премьер-министры.
Ул “Глобаль мәгълүмати җәмгыятьнең инфокоммуникацион технологияләре” VI һәр ел уза торган халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларга Казанда нәтиҗәле эш алып баруларын теләде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте