Рөстәм Миңнеханов: Татарстан илнең фәнни-технологик үсеш динамикасына зур өлеш кертә

08.06.2022

Татарстан илнең фәнни-технологик үсеш динамикасына зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында хәбәр итте. Чара Казан дәүләт мәдәният институты мәйданчыгында узды.

Утырыш темасы «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында стартап-студияләр булдыруга багышланган иде. Модераторы – Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов.

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов институт базасында оештырылган инжиниринг үзәгендә булды һәм лабораторияләр эше белән танышты. Президентка Идел буе халыкларының декоратив-гамәли сәнгатьне интерпретацияләү буенча виртуаль тренажерны, эксперименталь проектлау студиясен, костюм дизайны, агачны нәфис эшкәртү, керамика буенча фәнни-эксперименталь лабораторияләрне күрсәттеләр.

Утырыш эшен ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа чынбарлык Россиядә фән һәм технологияләр өлкәсе белән идарә итүнең стратегик нигезләре һәм принциплары турында күзаллауларны кардиналь рәвештә үзгәртте. Әгәр элегрәк илебез фәнни комплексын глобаль тикшеренү чылбырларына интеграцияләү кирәклеге турында күп сөйләнсә, хәзер исә аны технологик суверенитетны торгызуга юнәлдерү бурычы беренче планга чыга. Шул ук вакытта Россиянең 2030 елга кадәр дөньяның алдынгы фәнни державалары унлыгына керүенең элек куелган максаты тагын да актуальрәк булды.

Яңа шартлар төбәк дәрәҗәсендә фәнни-техник эшчәнлекне дәүләт тарафыннан җайга салуның нәтиҗәлелегенә шактый югары таләпләр куя, дип ассызыклады ТР Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, республика территориясендә «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәк, шулай ук махсус укыту-фәнни һәм инжиниринг үзәкләре булдырылган. «Республикада тикшеренү һәм эшләнмәләр секторының приборлар базасын һәм кадрлар потенциалын интенсив яңарту бара. Яшьләр фәнни лабораторияләре челтәре булдырылган. Предприятиеләрнең югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләр белән кооперация элемтәләре тирәнәя», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстанның фәнни комплексының алга таба эшчәнлеге перспективалары шактый дәрәҗәдә Россиянең югары белем бирү һәм фән системасы үсешенең стратегик инициативалары белән билгеләнүенә игътибар итте. Алар арасында – «Дөнья дәрәҗәсендәге университет кампуслары» һәм «Алдынгы инженер мәктәпләре» федераль проектлары – республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары старт алган конкурс процедураларында актив катнашалар.

Рөстәм Миңнеханов «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль инициативасына аерым тукталды. «Ил икътисадының фундаменталь җитешсезлекләреннән берсе – аның инновацияләргә карата гадәттәгечә түбән булуы. Нәкъ менә ул технологик яңалыкларга ихтыяҗ кытлыгы тудыра. Әлеге платформа укучыларның һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләрнең эшкуарлык күнекмәләрен ачыклау һәм үстерү юлы белән әлеге киртәне демонтажлауга юнәлдерелгән», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Татарстанда урнашкан югары уку йортлары бу өлкәдә билгеле бер уңышларга ирештеләр инде. Әйтик, «Студентлар стартапы» конкурсына бирелгән гаризаларның гомуми саны буенча республика Мәскәүдән соң икенче урында тора. Шул ук вакытта Россия башкаласында студентлар саны Татарстан күрсәткечләреннән 5 тапкыр артыграк.

Татарстан Президенты сүзләренчә, киләсе мөһим чик – 50 университет стартап-студиясен берләштерүче илкүләм челтәрне формалаштыру проекты, аларның 15е агымдагы елда булдырылачак. Аны гамәлгә ашыруда Казан федераль һәм Казан милли тикшеренү технология университетлары республиканың башка югары уку йортлары белән кооперациядә катнашырга ниятли.

Алга таба КФУ һәм КНИТУ вәкилләре стартап-студияләрне үстерү программалары концепциясен: төп юнәлешләр, проектларны коммерциализацияләү, потенциаль партнерлар белән хезмәттәшлек итү концепциясен тәкъдир иттеләр.

Рифкать Миңнеханов, үз чиратында, төбәк алдынгы инженер мәктәпләре булдырырга тәкъдим итте. Бу югары уку йортлары һәм предприятиеләр кооперациясе өчен конкрет юнәлешләр: авиатөзелеш, энергетика, фармацевтика, нефть эшкәртү, нефть химиясе һ.б.лар буенча максималь шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Стартапларны үстерү өлешендә төбәк Маркетинг үзәгенең мөмкинлекләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер сөйләде. Ул шулай ук республикада җайга салынулы сатып алуларны контрактларны үтәү өчен кирәкле продукция кертүне тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов әлеге идеяне хуплады һәм юнәлеш министрлыкларына аны игътибар белән өйрәнергә кушты.

Утырыш барышында шулай ук «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» КБО директоры Айнур Айделдинов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры урынбасары Жанна Хәлиуллина да чыгыш ясадылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.