Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Глобаль мәгълүмати җәмгыятьнең инфокоммуникацион технологияләре” VI халыкара конференциясен ачуда катнашты

04.09.2008

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Глобаль мәгълүмати җәмгыятьнең инфокоммуникацион технологияләре” VI халыкара конференциясенең пленар утырышында доклад белән чыгыш ясады.
“Глобаль мәгълүмати җәмгыятьнең инфокоммуникацион технологияләре” дигән ел саен уздырыла торган халыкара фәнни-гамәли конференция Казанда, “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында ачылды.
Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Халыкара элемтә академиясе. Конференциядә “Электрон Хөкүмәт. Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары өчен идарә итүнең комплекслы системалары”, “Мәгълүмати куркынычсызлык һәм мәгълүматны саклау мәсьәләләре”, “Бердәм мәгълүмати пространствоны формалаштыруда заманча инфокоммуникацион технологияләр”, “Белем бирүдәге инфокоммуникацияләр. Белем бирүнең кластер моделен камилләштерүдә ИКТ ның роле”, “Глобаль мәгълүмати җәмгыять инфокоммуникацион технологияләренең социаль һәм икътисади нәтиҗәлелеге” кебек секцияләр эшли.
Конференция кысаларында анда катнашучылар һәм кунаклар өчен IT-күргәзмә оештырылды. Аны Татарстан Хөкүмәте башлыгы, Мәгълүмати технологияләр буенча федераль агентлык җитәкчесе Владимир Матюхин, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов һ.б. карап чыкты.
“Глобаль мәгълүмати җәмгыятьнең инфокоммуникацион технологияләре” дигән конференция 5 нче сентябрьгә чаклы дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте