Рөстәм Миңнеханов «Зарубежнефть» АҖ генераль директоры Сергей Кудряшов белән очрашты

07.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зарубежнефть» АҖ генераль директоры Сергей Кудряшов белән очрашты.

Нефть чыгару өлкәсендә Татарстанның фәнни учреждениеләре һәм сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, «Зарубежнефть» компаниясе, Казан федераль университеты (КФУ) белән уртак проектны гамәлгә ашырып, регион белән хезмәттәшлек итә инде.

КФУ белгечләре катнашында 2018 елдан башлап «Зарубежнефть» Куба Республикасында Де Харуко ятмаларында югары үзле нефтьне һәм табигый битумнарны җир асты белән тәэмин итү өчен каталитик системалар эшли. Бу технология, югары сыйфатлы һәм күбрәк күләмдә нефть алу өчен, нефтьне өлешчә пластта эшкәртергә мөмкинлек бирә. 2020 елда «Зарубежнефть» дөньяда беренчеләрдән булып бу технологияне сынау буенча уңышлы сәнәгый эксперимент үткәрде.

2021 елда КФУ базасында үзлелеге югары булган нефть белән эшләү буенча дөнья дәрәҗәсендәге лаборатория булдырылды. Проект өстендә эшкә 25 тән артык белгеч – дөнья һәм Россия галимнәре җәлеп ителгән, аларның 17се 35 яшькә кадәрге.

«Без Татарстанның нефть-газ компанияләре нефть чыгару өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия һәм хезмәттәшлеккә ачык икәнен күрәбез. Безнең коллегалар инде булган проектларны һәм перспективаны гамәлгә ашыру өчен белем һәм ресурсларны берләштерергә әзер», - дип билгеләп үтте «Зарубежнефть» АҖ генераль директоры Сергей Кудряшов.

Татарстанда булу кысаларында Сергей Кудряшов Казан федераль университетының фәнни үзәгендә һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасында булды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.