Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Традицион кыйммәтләрне һәм күп гасырлык рухи мирасны саклау, дини объектларны торгызу һәм конфессияара диалогны ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.