Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсында җиңүчеләр белән очрашты

07.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсында Татарстаннан җиңүчеләр белән очрашты һәм аларны котлады.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Шуны искәртик: суперфиналда катнашкан 7 кешенең өчесе Татарстан Республикасыннан җиңү яулады.

Болар: Вәлиев Рафаэль Гафур улы – Казахстан Республикасында «Альфа-Банк» бүлендек банкы»ның IT буенча идарәче директоры; Самерханов Тимербулат Рәшит улы – коммерциячел булмаган оешма җитәкчесе, «Мәгариф культурасы»ның хосусый мәктәбен гамәлгә куючы; Фокин Михаил Юрьевич – «Таттелеком» ГАҖ мәгълүматлар белән идарә итү үзәге башлыгы.

«Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсы нәтиҗәләрен игълан иткәннән соң, Татарстан Президенты җиңүчеләргә котлау телеграммалары юллады.

Суперфиналистлар Татарстан Республикасының кадрлар идарә резервына керергә теләк белдерделәр. Рөстәм Миңнеханов бу инициативаны хуплады. Ел дәвамында алар республиканың идарә резервы командасында махсус укулар узачаклар. Моннан тыш, аларга республиканың социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашырырга туры киләчәк. Бу эштә аларга проектның кураторлары – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Хөкүмәте вәкилләре ярдәм итәчәк.

Бүгенге очрашу барышында проектта катнашучылар шулай ук Рөстәм Миңнеханов белән конкурсның финал сынауларыннан алган тәэсирләре белән, шулай ук республиканы үстерү планнары белән уртаклаштылар.

Татарстан Президенты остазлык программасы кысаларында конкурста җиңүчеләр белән очрашырга, алар әйткән идеяләр турында фикер алышырга, идарә итү тәҗрибәсе белән уртаклашырга теләк белдерде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.