Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә.
Анда Рөстәм Миңнеханов «Технодинамика» АҖ генераль директоры Игорь Насенков белән очрашты.
Берничә уртак проект буенча алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, авиация сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлек итү темаларына да кагылып үтелде.
«Технодинамика» - һава суднолары өчен җиһазлар, шул исәптән шасси, ягулык системалары һәм очыш белән идарә итү системалары, ярдәмче көч җайланмалары өчен Россиянең әйдәп баручы җитештерүчесе.