Рөстәм Миңнеханов ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашуда: Без сезнең эшегезнең нәтиҗәләрен күрәбез

06.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус милли-мәдәни берләшмәсе активы һәм иҗади интеллигенция вәкилләре белән очрашты.

Очрашу А. С. Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә узды (Казан, Карл Маркс ур.).

Чара Рус теле көненә һәм рус һәм дөнья әдәбияты классигы Александр Сергеевич Пушкинның туган көненә багышланды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Казан шәһәренең 93 нче гимназиясе директоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская, Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы Рус милли-мәдәни берләшмәсе бүлекләре вәкилләре, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов барысын да Рус теле көне белән котлады һәм мондый очрашуларның инде күркәм традициягә әверелүен билгеләп үтте. Ул Рус милли-мәдәни берләшмәсе активы һәм Ирина Александровскаяга алар башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Рус теле безнең барыбыз өчен дә туган тел, диде Рөстәм Миңнеханов, кайда гына булсак та, аны данларга тиешбез.

Рус милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов аларны патриотлар дип атады. "Сез - асылда волонтерлар һәм энтузиастлар, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Үз эшегездә шулай ук битараф булмаган кешеләргә таянасыз".

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, активистлар даирәсе ел саен киңәя бара, бу тагын да мөһим социаль һәм тарихи-мәдәни проектлар булдырырга һәм гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская кыскача берләшмә эше турында сөйләде һәм яңа эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләде.

Ул ТР Президентының Рус теле буенча комиссия төзү турындагы указынимзалаганы өчен рәхмәт белдерде.

Ирина Александровская быел «Каравон» бәйрәменең 30 нчы тапкыр узуын искә төшерде. Чарага 170 иҗат коллективы җыелган иде, диде ул һәм Татарстан Президентына «Каравон» да шәхсән катнашканы һәм бәйрәмгә булышканы өчен рәхмәт белдерде.

Рус милли-мәдәни берләшмәсе проектларының тагын берсе - «Каравон»тарихы турында китапның бүләк басмасы. Китапның берничә презентациясе узган, шул исәптән Мәскәүдә Надежда Бабкинаның «Русская песня» театрында да. Аерым алганда, Надежда Бабкина Татарстан Республикасы җитәкчелегенә шундый уникаль проектларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерүләрен сорады һәм 2023 елда Казанда «Россия җырлары» фестиваль-марафонын үткәрергә тәкъдим итте (проект РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан финанслана).

Александровская шулай ук «Татарстан музейларында рус коллекцияләре» тарихи-этнографик проекты турында сөйләде. Ул, фәнни һәм музей берләшмәләрендә, төрле төбәкләрдән халык мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмалар вәкилләрендә, дизайнерларда һәм башка белгечләрдә зур кызыксыну уяткан беренче томны («Сарафан комплекслары») презентациясе узганын ассызыклады.

Проект Татарстан Президенты ярдәме белән гамәлгә ашырыла, шулай ук киләсе томнарны бастыруга әзерләнә.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Казанда «Россия җырлары» фестиваль-марафонын уздыру идеясен хуплады. Ул әлеге мәсьәләне, шул исәптән үткәрү урынын исәпкә алып, эшкә алырга йөкләде

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Татарстан музейларында рус коллекцияләре» тарихи-этнографик проектын һәм чыгарылучы басмаларны алга этәрергә кушты. Татарстан Президенты сүзләренчә, мондый китаплар республика китапханәләренә, мәктәпләренә кызыклы булырга мөмкин.

Без алга таба да мондый проектларга ярдәм итәчәкбез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, бу - рус мәдәнияте казанышы, аны сакларга кирәк.

Очрашу барышында шулай ук рус фольклоры үзәге өчен бина эзләү мәсьәләсе дә күтәрелде. Ирина Александровская билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә буенча эш Казан Башкарма комитеты белән берлектә алып барыла. Бинада халык һөнәрчелеге остаханәләре, декораторлар, студияләр (туку, сәйлән ясау, агач кисү һ.б.) урнашачак.

Рөстәм Миңнеханов ярдәм күрсәтергә кушты - аның фикеренчә, мондый остаханәләр шәһәр үзәгендә урын алыр иде, бу балаларны җәлеп итүгә дә, туристларга да кызык булыр иде.

Ирина Александровская шулай Рус милли-мәдәни берләшмәсе эшне оештырырга теләгән кайбер юнәлешләрне дә билгеләп үтте. Бу, аерым алганда, Александр Пушкинның 225 еллыгын (2024 елда), Федор Шаляпинның 150 еллыгын (2023 елда), шулай ук рәссам Константин Васильевның 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек (агымдагы елда билгеләп үтелә).

Моннан тыш, киләсе елда Максим Горькийның 145 еллыгы билгеләп үтеләчәк. ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе язучы истәлеген мәңгеләштерү кысаларында Горький бюсты куелган скверны төзекләндерергә тәкъдим итте.

Шулай ук актер Алексей Баталов истәлеген мәңгеләштерү буенча эшләр дәвам итә - Бөгелмә дәүләт рус драма театры янында актерга һәйкәл кую һәм аллея булдыру планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук мәсьәләне хәл итү буенча тиешле йөкләмә бирде.

Ирина Александровская язучы Сергей Аксаковка бюст куюда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде (2021 елда язучының 230 еллыгы билгеләп үтелде).

Ул шулай ук шәһәрдә Пушкин скверын булдыру инициативасы белән чыкты. "Бәлки, бездә яңа сквер барлыкка килер, аңа Пушкин исеме бирербез? - диде Ирина Александровская. - Безнең республикада «Парклар һәм скверлар» программасы яхшы бара бит". Рус милли-мәдәни берләшмәсе башлыгы шулай ук Аракчинодан, автоюл киңәю сәбәпле, Пушкин һәйкәле күчереләчәк, дип хәбәр итте һәм һәйкәлгә яңа урын билгеләргә тәкъдим итте.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе активистларын аларның инициативалары һәм проектлары Татарстан җитәкчелегеннән һәрвакыт ярдәм табачагында ышандырды. "Сезгә ихтыяҗ зур, - диде ул. – Без бу эшнең нәтиҗәләрен күрәбез. Сезгә уңышлар телим, ә без сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез!"


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.