Николай Патрушев һәм Рөстәм Миңнеханов Тәтеш механика заводы эше белән таныштылар

01.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка рәсми затлар Тәтеш механика заводында («Казан вертолетлар заводы» ГАҖ) булдылар.

Элегрәк эш программасы кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм мәртәбәле кунаклар Тәтеш шәһәренең В. Хапаев ис. кадетлар интернат мәктәбендә булдылар.

Тәтеш механика заводы турында аның директоры Сергей Федотов сөйләде. Заводта 8,3 мең төр деталь – барлык модификациядәге вертолетлар өчен комплектлау детальләре җитештерелә, соңгы биш елда җитештерү үсеше - 4 тапкыр. 2021 елда тулай продукция җитештерү 23%ка арткан. Биредә җитештерүне модернизацияләү бара, иң заманча станоклар җәлеп ителә. 2008 елда яңа җитештерү корпусы төзелде һәм файдалануга тапшырылды, бу хезмәт шартларын яхшыртырга, җитештерелә торган продукция күләмен арттырырга мөмкинлек бирде.

Хәзерге вакытта предприятиедә 130 кеше эшли, 2022 елда 15 яңа эш урыны булдырылган. Эшләр ике сменада алып барыла.

Николай Патрушев һәм Рөстәм Миңнеханов завод продукциясе белән таныштылар – бу штуцерлар, вилкалар, очкычлар, нипельләр, втулкалар һәм башка детальләр.

Кунаклар шулай ук Балыкчылык тарихы музее экспозициясен дә карадылар. Аның нигезендә елга һәм кеше тарихы, Идел елгасының су байлыкларыннан файдалану, борынгы һөнәрчелек тарихы бар. Биредә шулай ук «Балык йорты», «Балык хуҗалыгы» мәйданчыклары, интерактив остаханәләр дә бар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.