Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш муниципаль районында эш сәфәрендә.
Программа кысаларында Рөстәм Миңнеханов Тәтеш кадетлар мәктәбендә, Тәтеш механика заводында («Казан вертолетлар заводы» ГАҖ), шулай ук Балыкчылык тарихы музеенда булды.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов белән Тәтештә бүген Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка рәсми затлар да бар.
Шулай итеп, беренче объект Тәтеш шәһәренең В. Хапаев ис. кадетлар интернат мәктәбе булды. Урта мәктәптә кадетлар сыйныфлары 2003 елда ачылган иде. Һәм инде 2004 елда ук белем бирү учреждениесе кадетлар интернат мәктәбенә әйләнде. Хәзер биредә 129 бала, шул исәптән 18 кыз. Белемне Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Кайбыч, Чүпрәле, Зеленодольск, Апас , Балык Бистәсе муниципаль районнарыннан, шулай ук Казаннан, Санкт-Петербургтан, Ульяновсктан, Чуашстаннан һәм Марий Элдан балалар белем ала.
Укучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда кадетлар хәрәкәтен үстерүгә аерым игътибар бирелә. «Без сезнең белән бик горурланабыз. Безнең ил Президенты Владимир Путин билгеләгән уку-укыту һәм тәрбия процессы шул юнәлештә бара, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Һәм киләчәктә чыгарылыш сыйныф укучыларының төп өлеше югары хәрби уку йортларын сайлавы биредә системалы эш оештырылуын күрсәтә».
РФ Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев кадетлар өчен тудырылган шартларны югары бәяләде. «Сез монда алган белем белән горурланачаксыз. Укытучылар сезгә бик күп нәрсә керттеләр, ләкин киләчәк сездән тора. Һәркем үз-үзеңне әзерләү, үз-үзеңне тәрбияләү белән шөгыльләнергә тиеш. Ул чакта сез үз алдыгызга куелган барлык максатларга ирешәчәксез», - диде Николай Патрушев.
Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Патрушев уку сыйныфларын, кадетлар спорт әзерлеге залын карадылар, Кадетлар Даны музеенда булдылар.
Исегезгә төшерәбез, гомуми белем бирү программасыннан тыш, кадетлар хәрби әзерлек элементларын һәм хәрби-гамәли спорт төрләрен үзләштерә. Тәтеш кадет интернат мәктәбен тәмамлаучылар ел саен РФ Оборона министрлыгы һәм Россия Федераль иминлек хезмәте югары уку йортларына керә.