Рөстәм Миңнеханов «Ата-ана батырлыгы» медале белән бүләкләү турында: 10 ел эчендә күп балалы гаиләләр саны 66%ка артты

01.06.2022

Тотрыклы гаилә иминлеге өчен шартлар тудыру – дәүләтнең төп бурычы. Һәр гаиләнең гармониядә, татулыкта һәм комфортта яшәве, киләчәккә кыю һәм ышанычлы каравы мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләрне «Ата-ана батырлыгы» медале белән бүләкләү тантанасында хәбәр итте.

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышланды.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, 5 иң яхшы гаилә парына лаек булган «Ата-ана батырлыгы» Татарстан Республикасы медальләре беренче тапкыр тапшырыла.

Исегезгә төшерәбез, яңа дәүләт бүләген – «Ата-ана батырлыгы» медален гамәлгә кую карары Татарстан Президенты тарафыннан гаиләнең абруен һәм ата-аналар хезмәтенең абруен күтәрү максатларында кабул ителде. Бүләк җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп үстергән гаиләләргә тапшырыла.

«Бүгенге көндә күп балалы гаиләләр саны артуы куандыра. 10 ел эчендә аларның саны 66%ка арткан. Мондый гаиләләр күбрәк булган саен, дәүләтебез ныгый, республикабыз да көчлерәк була бара!» – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген тулы кыйммәтле гаиләне ныгытуга һәм саклауга аерым игътибар бирү мөһим, чөнки баланы әхлакый һәм рухи яктан тәрбияләү – ике ата-ананың да бүленмәс һәм уртак җаваплылыгы.

«Балаларны тәрбияләү сезнең тормышыгызның эшенә әверелде, - диде Рөстәм Миңнеханов, бүгенге тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Сез гаилә институтының абруен ныгытуда лаеклы үрнәк булып торасыз, ата  һәм ана абруен күтәрүгә зур өлеш кертәсез. Сезгә зур гаилә бәхете, иминлек, үзара аңлашу һәм рухи уңайлылык телим".

Искәртеп узабыз, бүген бүләкләр алган гаиләләр арасында төбәктә яшәүче төрле милләт вәкилләре - удмуртлар, татарлар, руслар, мордвалар бар.

Верниковская Рәисә Викторовна һәм Верниковский Леонид Эдуардович – ун бала әти-әнисе (Казан шәһәре), Фәрваева Татьяна Сергеевна һәм Фәрваев Юрий Фәйзелхак улы - тугыз бала әти-әнисе (Баулы муниципаль районы), Сәгыйтов Гөлнара Әмир кызы һәм Сәгыйтов Фәргать Тәлгать улы - тугыз бала әти-әнисе (Саба муниципаль районы), Искәндәрова Ирина Петровна һәм Искәндәров Юрий Александрович – җиде бала әти-әнисе (Кукмара муниципаль районы), Рыбочкина Лариса Юрьевна һәм Рыбочкин Андрей Анатольевич – җиде баланың әти-әниләре (Чистай муниципаль районы).

Белешмә өчен:

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге - «Ата-ана батырлыгы» медале Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан 2021 елның 24 декабрендә расланган. Тиешле закон проекты беренче һәм өченче укылышларда кабул ителгән.

Исегезгә төшерәбез, закон проекты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Еллык юлламасы нәтиҗәләре буенча (2021 елның 8 октябре) эшләнгән иде.

«Ата-ана батырлыгы» медале, гаилә һәм балаларны тәрбияләү институтының югары дәрәҗәсе буларак, гаилә абруен һәм ата-аналар хезмәтенең абруен күтәрү өчен гамәлгә куелды.

Медаль белән, Татарстанның башка дәүләт бүләкләре кебек үк, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, дәүләт бүләкләре буенча тиешле комиссия карары нигезендә бүләкләнәләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.