Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев «Кол Шәриф» мәчетендә һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров озата йөрде.
«Кол Шәриф»тә Иминлек Советы Секретаре өчен мәчет буенча экскурсия уздырдылар, аның уникаль архитектурасы белән таныштырдылар һәм хәзерге Татарстан территориясендә Ислам үсеше тарихы турында сөйләделәр.
Николай Патрушев Казан Изге Ана иконасы соборын карау барышында гыйбадәтханә тарихы һәм аны торгызуның төп этаплары белән танышты. Шулай ук ул мәдәни корылманың җир асты өлешендә урнашкан мәгарә гыйбадәтханәсендә булды. Аннары Николай Патрушев, Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров 2020 елның ноябрендә вафат булган митрополит Феофан (Ашурков) каберенә чәчәкләр салдылар.