Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда авылдагы тормыш сыйфатын арттыруга аерым игътибар бирелә

31.05.2022

Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев Казанда Идел буе федераль округы төбәкләрендә милли иминлекнең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Идел буе төбәкләре башлыклары һәм федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән бергә демография һәм авыл территорияләре халкының тормыш сыйфатын яхшырту өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашырганда милли куркынычсызлыкка янауларны нейтральләштерү чаралары турында фикер алыштылар.

Авыл территорияләре мөһим ресурс булып тора, дип ассызыкланды. Бүгенге көндә авыл халкы барлык халыкның чиреген тәшкил итүенә карамастан, аларның илнең икътисадый үсешен, азык-төлек һәм экологик иминлекне тәэмин итүгә керткән өлеше зур әһәмияткә ия. Шуңа бәйле рәвештә дәүләт авыл территорияләрен үстерүгә, авыл халкының тормыш сыйфатын күтәрүгә аерым игътибар бирә.

Киңәшмәдә ярлылыкны киметүгә, сәламәтлекне ныгытуга, авыл халкының белем дәрәҗәсен күтәрүгә, аның өчен мәдәни уңайлыклар тудыруга һәм торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән стратегик документларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән чаралар каралды.

«Татарстан Республикасында авыл җирлегендә халыкның 23%ы яши. Шуңа күрә авылдагы тормыш сыйфатын күтәрүгә без аерым игътибар бирәбез. Әлеге эш республика программалары кысаларында алып барыла. Узган ел Татарстанда 50 млрд. сумлык 44 программа тормышка ашырылды, аларның 7 млрд. сумы авыл җирлегендә объектлар төзүгә юнәлдерелгән. Авылда сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, юл һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары төзелә һәм капиталь ремонтлана, җәмәгать киңлекләре төзекләндерелә. Агымдагы елда да шул ук күләмдә акча күздә тоттык», – дип билгеләп үтте үз чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Киңәшмәдә АКШ һәм күмәк Көнбатыш тарафыннан илебезгә карата уздырылучы агрессив сәясәт фонында Россиянең милли мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләренә, шулай ук Украинаны денацификацияләү һәм демилитаризацияләү буенча махсус хәрби операциянең барлык куелган максатларына ирешүгә аерым игътибар бирелде.

Элегрәк Россия Иминлек Советы Секретаре РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу  уздырды, анда шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты. Әңгәмә барышында Көнбатыш санкцияләре шартларында төбәкнең транспорт һәм энергетика иминлеген тәэмин итү, шулай ук республика һәм Идел буеның башка төбәкләрен социаль-икътисадый үстерүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән ил җитәкчелеге тарафыннан күрелә торган чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.