Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Казанга визиты кысаларында Николай Патрушев авыл территорияләрендә демография һәм тормыш сыйфатын арттыру мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырачак.
Рөстәм Миңнеханов Иминлек Советы Секретаренә шундый мөһим утырышны Татарстан башкаласында үткәрергә карар иткән өчен рәхмәт белдерде. "Тема стратегик әһәмияткә ия. Ил җитәкчелеге тарафыннан халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өчен тулы бер чаралар комплексы кабул ителә", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
Очрашуда Көнбатышның Россиягә каршы санкцияләре шартларында транспорт һәм энергетика куркынычсызлыгы мәсьәләләре, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләрен алга таба социаль-икътисадый үстерү өчен ил җитәкчелеге тарафыннан күрелгән чараларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.