Бүгенге көндә Татарстанда чәчү эшләре 91%ка төгәлләнгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Спикер билгеләп үткәнчә, бөртекле культуралар — 94% ка, шикәр чөгендере — 97%ка, кукуруз — 76%ка, көнбагыш — 92%ка, рапс һәм бәрәңге – 83%ка һәм 67%ка чәчелгән. Бүгенге көндә чәчелгән территорияләрнең гомуми мәйданы 1,7 млн. га тәшкил итә.
«Әтнә, Актаныш, Лениногорск һәм Зәй районнары чәчү кампаниясен төгәлләделәр. Тагын җиде муниципаль район финиш сызыгына якынлаша диярлек», - дип ассызыклады М. Җәббаров.
Ул Татарстанның тугыз муниципаль районы план мәйданнарының 85%тан кимрәген чәчте, дип өстәде. Шул ук вакытта дүрт районда гына (Питрәч, Саба, Югары Ослан һәм Әгерҗе) мондый хәл географик хәлгә бәйле. Шуңа да карамастан, министр барлык чәчү эшләре 5 июньгә кадәр төгәлләнәчәк, дип белдерде.
2022 елда Татарстанның агросәнәгать комплексына ярдәм итүгә дәүләт 13,3 млрд. сумнан артык акча юнәлдерәчәк, шуның 3,8 млрд.сумы — федераль бюджеттан һәм 9,5 млрд. сумы — республика бюджетыннан. Министр билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә акчаларның 42%ы үзләштерелгән, ул – 5,6 млрд. сум. Аларның 2,9 млрд сумы – федераль бюджеттан, 2,7 млрд сумы республика бюджетыннан кергән.
М. Җәббаров минераль ашламалар сатып алуга, техник һәм технологик модернизацияләүгә һәм терлекчелеккә ярдәм итүгә субсидияләр ярдәм итүнең иң мөһим чаралары булып тора, дип өстәде.
Министр сүзләренә караганда, Татарстанда 1,3 мең берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары сатып алынган инде. «Бу елның 28 маена 4,2 млрд. сумнан артык суммага 1 361 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары сатып алынган инде. Бу – 170 трактор, 56 ашлык җыю һәм 14 терлек азыгы җыю комбайны, 12 үзйөрешле су сиптергеч һәм 1,1 меңнән артык башка техника», – дип белдерде ул.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, машина-трактор паркының искерүен тоткарлау өчен республика авыл хуҗалыкларына ел саен кимендә 400 трактор, 150 ашлык җыю комбайны һәм 50 терлек азыгы җыю комбайны сатып алырга кирәк.
Спикер шулай ук Татарстанда агымдагы елда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен сатып алынган техника «70х30» схемасы буенча субсидияләнә, ягъни 70%ын җитештерүче түләсә, 30%ын дәүләт түли, дип билгеләп үтте. Җәббаров хәбәр иткәнчә, быел республика бюджетыннан бу максатларга 1,8 млрд. сум бүлеп бирелгән, шуның 635 млн. сумы хуҗалыкларга җиткерелгән инде.
Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, Татарстанның сәнәгать предприятиеләре чит ил авыл хуҗалыгы техникасы өчен детальләр җитештерүне үзләштерә. Шуның аркасында базарда тәкъдимнәр барлыкка килә, анда бәяләр чит ил аналогларына караганда 2-3 тапкырга кимрәк. Сәнәгать предприятиеләре тарафыннан 2 меңнән артык төрле детальләр һәм комплектлау әйберләре үзләштерелгән инде.