Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров Хезмәттәшлек турында чаралар планына һәм субъектлар арасындагы чикләрне билгеләү турында документка кул куйдылар

31.05.2022

Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе субъектлары – Татарстан Республикасы белән Башкортостан Республикасы арасындагы чикнең урнашу урынын билгеләү турындагы килешүгә кул куелды.

Документка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.

Бүген шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Башкортостан Республикасы Хөкүмәте арасында 2019 елның 18 апрелендәге Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча 2022-2024 елларга чаралар планы имзаланды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров Татарстан Президентының эш кабинетында әңгәмә кордылар.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында Радий Хәбировка төбәкара дәрәҗәдә ике як өчен дә файдалы элемтәләрне ныгыту мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Килешүне гамәлгә ашыру буенча бүген имзаланган чаралар планына килгәндә, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, эшче төркем формалаштырылган.

Соңгы мәгълүматлар буенча төбәкара товар әйләнеше 34,3 млрд. сум дәрәҗәсендә теркәлгән. «Татнефть» ГАҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «Ак Барс», «Суднолар төзү корпорациясе» АҖ, Татспиртпром АҖ, «Казаноргсинтез» ГАҖ, «Нәфис Косметикс» АҖ һ.б.лар белән актив хезмәттәшлек саклана.

«Без сезне Татарстанда сәламләвебезгә һәрвакыт шат. Бүген Казанда безнең округ өчен мөһим киңәшмә уза», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында, Башкортстан Республикасы Башлыгы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Хәзерге катлаулы шартларда төбәкара хезмәттәшлек аерым роль уйный», - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Исегезгә төшерәбез, Радий Хәбиров Казанга Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаренең Идел буе федераль округында уртак күчмә киңәшмәсендә катнашу өчен килде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.