Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов “Россиянең Баш дәүләт экспертизасы идарәсе” федераль дәүләт учреждениесе башлыгы Сергей Османов белән очрашты

03.09.2008

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында “Россиянең Баш дәүләт экспертизасы идарәсе” федераль дәүләт учреждениесе башлыгы Сергей Османов белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының төзелеш, транспорт, элемтә, торак-коммуналь хуҗалык һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Илдар Сибгатуллин катнашты.
Республикага визитлары барышында “Россиянең Баш дәүләт экспертизасы идарәсе” вәкилләре ведомство буйсынуындагы территориаль органнар эшчәнлеге белән танышачаклар.
Шуны да искәртик: “Россиянең Баш дәүләт экспертизасы идарәсе” федераль дәүләт учреждениесе төзелеш, яңартып кору һәм капиталь ремонт эшләрен Россия Федерациясендә башкару күздә тотыла торган объектларның проект документларына дәүләт экспертизасы үткәрүгә вәкаләт бирелгән дәүләт учреждениесе булып тора.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте