Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсының суперфиналында җиңүчеләргә котлау телеграммасы юллады.
Искәртеп узабыз, суперфиналда өч кеше җиңде (суперфиналга республикадан барлыгы 7 конкурсант чыкты).
«Альфа - Банк» АҖнең мәгълүмат технологияләре буенча идарәче директоры Вәлиев Рафаэль Гафур улы – Казахстан Республикасы (элек «Ак Барс Банк» ГАҖдә эшләгән), Сәмәрханов Тимербулат Рәшит улы – коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе, «Белем бирү культурасы» автоном коммерциячел булмаган оешманың хосусый мәктәбен гамәлгә куючы, «Таттелеком» ГАҖнең мәгълүматлар белән идарә итү үзәге башлыгы Фокин Михаил Юрьевич – өстәмә квоталар кертүгә бәйле суперфиналда катнашу мөмкинлегенә ия булды.
«Сез илнең иң яхшы һәм перспективалы идарәчеләре арасына кердегез, югары профессиональ һәм иң көчле шәхси сыйфатларыгызны күрсәттегез, шундый дәрәҗәле ярышларда республикабызны лаеклы тәкъдим иттегез. Әлеге уникаль марафон барышында алынган бәяләп бетергесез белемнәр һәм тәҗрибә сезнең алда яңа мөмкинлекләр ачар, Татарстанның һәм Россиянең төрле яклап үсеше өчен үз потенциалыгызны тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирер, дип ышанам. Сезгә беркайчан да ирешелгәннәрдә тукталып калмауны, даими камилләшүегезне, эшегездә һәм тормышыгызда яңа үрләр яулавыгызны телим. Уңышлар Сезгә!» – дип әйтелә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән җиңүчеләр адресына телеграмма текстында.
Финал бәяләү чаралары 2022 елның 26 – 29 май көннәрендә Кунак ишегалдында (Мәскәү шәһәре) узды. Суперфиналда Россиянең 56 төбәгеннән һәм 6 чит илдән – Беларусь, Казахстан, Польша, Эстония, Франция һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 300 кеше катнашты. 106 кеше җиңүче булды.
Җиңүчеләр ел дәвамында Россиянең алдынгы дәүләт эшлеклеләре һәм эре корпорацияләре җитәкчеләре арасыннан остазлардан консультацияләр алачак. Алдагы еллардагы кебек үк, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов – конкурс остазларының берсе.
Моннан тыш, конкурс шартлары нигезендә, барлык суперфиналистлар да оештыру комитетыннан 1 миллион сум күләмендә белем бирү гранты алды.