Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручыны тәкъдим итте.
Чара Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бинасында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы итеп Олег Владимирович Коробченко билгеләнде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы итеп Олег Коробченконы билгеләү турындагы Указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Белешмә өчен:
Олег Владимирович Коробченко 1977 елның 12 маенда туган. Белеме – Югары, икътисад, идарә һәм хокук институты, «финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча (2011 ел), Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең корпоратив идарә итү югары мәктәбе (2015 ел).
Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2016), Чаллы шәһәре мэрының Рәхмәт хаты (2012, 2013), «Ел җитәкчесе» дипломы (2016), Чемезов С.В. ис. «Ростех» дәүләт корпорациясенең генераль директоры (2018), «Ростех» дәүләт корпорациясенең Генераль директорыннан «отличие» медале (2019) белән бүләкләнгән. 2004 елдан «Кориб» компаниясе генераль директоры булып эшли.