Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Каравон-2022» рус халык бәйрәмендә катнашты. Бәйрәм гадәттәгечә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Никольское авылында уза.
Исегезгә төшерәбез, «Каравон» республикада инде 30 нчы тапкыр үткәрелә.
Барлык теләүчеләр өчен махсус иҗади һәм тематик мәйданчыклар оештырылган. Концерт, уен һәм театральләштерелгән программалар үз эченә «Широкая ярмарка» (сәүдә рәтләре), «Петрушкин двор», рус халык әкиятләре мотивлары буенча театральләштерелгән тамашалар, «Мастеровые» – халык – сәнгать һөнәрләре буенча мастер-класслар, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре күргәзмәсе-сату алу оештырылган. Шулай ук «Каравон» тарихы музее буенча экскурсияләр, Никольское авылында яшәүчеләрнең һәм XIX - XX гасыр башларында «Каравон» ансамблендә катнашучыларның костюмлы комплекслары күргәзмәсе оештырылган.
«Кузнечный двор» – тимердән чүкеп әйберләр ясау буенча мастер-класслар, «Молодецкие забавы» – традицион рус халык уеннары, сугышчан сәнгатьләр, «Русский щит», «Перепляс» берләшмәсе җитәкчелегендә көч тамашалары, иҗат коллективларының рус халык биюләрен виртуоз башкару буенча ярышлары, «Перепляс» – рус халык биюләрен яратучылар өчен ярышлар, Рус кухнясының уникаль ризыклары булган «Гастрономические ряды», «Хороводная поляна» – фольклор коллективлары чыгышлары.
Рөстәм Миңнеханов төрле мәйданчыкларны һәм мастер-классларны карады, ярминкәгә декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре алып килгән халык осталары белән аралашты.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президентына Никольское авылы буенча (виртуаль чынбарлык күзлекләрен кулланып) проект – күзәтү виртуаль экскурсиясен тәкъдир иттеләр.
Шулай ук белгечләр милли рус костюмнарын торгыза һәм тегә торган проект тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов күргәзмә үрнәкләре белән танышты һәм махсуслаштырылган күргәзмәләр оештыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. «Безнең Казан Кремленең Гавами урыннары бинасында мәйданнарыбыз бар, һәм мондый күргәзмәләрне шунда эшләргә кирәк. Бу – безнең байлыгыбыз, мондый күргәзмәләр күпләрне кызыксындыра ала», - диде ул.
«Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Ирина Александровская ассызыклаганча, иң мөһиме – яшьләр бүген рус халык мәдәнияте белән кызыксыналар.
Бәйрәм «Каравон»ның төп сәхнәсендә театральләштерелгән пролог белән башланып китте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул, аерым алганда, «Каравон» 30 ел эчендә Татарстанның танылган брендына әйләнде һәм аннан республикада милли бәйрәмнәр башлана – алга таба марый, чуаш, башка халыклар бәйрәмнәре булачак, дип билгеләп үтте.
«Барлык кунакларга да – ә бу илнең 20 дән артык төбәге, 170 иҗат коллективына, халык һөнәрчелеге вәкилләренә – аларның барысы да безнең белән бергә эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Инициативалы төркемгә безнең республикада илебезнең тарихи, мәдәни традицияләрен һәм барлык халыкларының байлыгын саклаулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Әлбәттә, рус мәдәнияте – безнең илнең нигезе», - диде Рөстәм Миңнеханов «Каравон» сәхнәсеннән.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген яңгыр явуга карамастан, «Каравон» бәйрәме, һәрвакыттагыча, күпсанлы аудиторияне җыйды. «Һава торышы шундый булганга күрә бу көн алай ук уңайлы түгел, әмма үз осталыкларын күрсәтүче кешеләр биредә – аларга аерым рәхмәт! Алар барысы өчен дә шундый бәйрәм ясадылар. Без бүген төрле һөнәрләрне күрдек – агачтан чокып ясау, борынгы рус костюмнарын торгызучы белгечләр. «Каравон» бәйрәме елдан - ел киңәя бара», - диде Татарстан Президенты.
Чарада РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, «Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Ирина Александровская, Лаеш муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов, башка рәсми затлар, бәйрәмнең мактаулы кунаклары катнашты.
Исегезгә төшерәбез, «Каравон» мәйданчыгына гадәттәгечә Россиянең төрле почмакларыннан күп санлы коллективлар һәм тамашачылар җыела – аларның барысын да туган мәдәнияткә мәхәббәт, катнашу берләштерә.
Бәйрәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елында аеруча зур яңгыраш ала, ул илнең барлык халыкларының этномәдәни күптөрлелеген һәм мәдәни үзенчәлеген саклап калуга юнәлдерелгән.
Аннары мәдәният вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм рус этномәдәни коллективларына сертификатлар («Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, иҗади коллективларның матди-техник базасын ныгыту өчен Татарстан Республикасы Президенты исеменнән 8 сертификат) тапшырылды.
Бәйрәм концертында рус иҗат коллективлары, рус дәүләт академия рус халык хоры чыгышлары белән дәвам итте. М.Е. Пятницкий, «Цветень» Курган фольклор ансамбле һәм «Поверье» фольклор ансамбле «Репа» фолк-проекты белән чыгыш ясады.