ТР Экология министрлыгы: Ике ай эчендә татарстанлылар 34 мең «КамАЗ» чүп-чар җыйдылар

28.05.2022

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Татарстанда санитар-экологик ике айлыкка йомгак ясады.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

«Санитар-экологик ике айлык апрельнең беренче көнендә башланган иде. Ике ай дәвамында республикада яшәүчеләр, муниципаль берәмлекләр, табигать саклау хезмәтләре, предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре тәртип урнаштыру эшенә актив кушылдылар. Беренче көннәрдән үк шәһәрләрдә, районнарда һәм бистәләрдә күп санлы табигать саклау акцияләре, массакүләм өмәләр, экологик дәресләр үткәрелде. Икеайлык чорында барлыгы 1,5 меңгә якын экологик акция меңләгән энтузиастлар һәм иреклеләрне берләштерде», - дип хәбәр итте ТР экология һәм табигый ресурслар министры.

Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, чараларда 19 меңнән артык техника катнашкан. Полигоннарга ике ай эчендә 510 мең кубометр чүп чыгарылган, бу 34 мең «КамАЗ» машинасы дигән сүз. Муниципалитет вәкилләре - 760 меңнән артык, ә предприятиеләр һәм оешмалар 540 меңгә якын агач һәм куак утырткан.

«Санитар марафон экваторын без республика өмәсе белән билгеләп үттек. Апрель ахырында ул барлык шәһәр һәм районнарда да узды. 41 мең кубометрдан артык калдык җыелган, 253 мең кеше катнашкан. Татарстанлылар өмләргә чыгарга өндәүгә актив җавап бирделәр», - дип билгеләп үтте ТР Экология министрлыгы башлыгы.

«Экология» илкүләм проекты кысаларында Татарстан активистлары «Россия суы» бөтенроссия акциясендә катнашкан, әлеге вакыйгалар марафонында Үзәк акция Идел көненә багышланган иде. Бер үк вакытта чара Казанда, Волгоградта, Түбән Новгородта һәм Самарада узган. Һава торышы уңайсыз булуга карамастан, акциядә йөзләгән шәһәр халкы катнашкан. Нәтиҗәдә, Казан акциядә катнашучылар саны буенча беренче урынны алган. 2021 елда Татарстан ел йомгаклары буенча бу табигать саклау чарасында абсолют җиңүче булды. Быел акция октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Соңыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның шәһәр округлары һәм муниципаль районнары арасында санитар-экологик ике айлык җиңүчеләренә сертификатлар тапшырды.

Конкурс өч категориядә үткәрелгән. Мәсәлән, «Үзәге шәһәр тибындагы поселок, район үзәге, авыл статуслы муниципаль районнар» категориясендә 3 нче урынны Биектау районы, 2 нче урынны – Балтач муниципаль районы, 1 нче урынны Апас районы алган.

«Үзәге шәһәр статуслы муниципаль районнар» категориясендә 3 нче урынны – Кукмара, 2 нче урынны – Минзәлә, 1 нче урынны Әлмәт алган.

«Шәһәр округлары» категориясендә 2 урынны –Чаллы, 1 урынны Казан шәһәре алган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.