Рөстәм Миңнеханов киңәшмә кысаларында ТР Хөкүмәтенә, ТР Финанс министрлыгына һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына йөкләмәләр бирде

28.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмә барышында берничә йөкләмә бирде.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, чара видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән узды.

Шулай итеп, Рөстәм Миңнеханов 25 майда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышы кысаларында гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында искә төшерде.

«Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 25 майда Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышы кысаларында гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында игълан итте. Шулай итеп, агымдагы елның июнь аеннан эшләмәүче пенсионерларга пенсияләр 10%ка артачак, һәм пенсия фонды бүлекчәләренә вакытында яңадан исәп-хисап ясарга һәм түләүләрне тәэмин итәргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - 1 июньнән шулай ук яшәү минимумы да 10%ка арта. Ә 1 июльдән минималь хезмәт хакы күләме 10%ка арта. Бу карарлар республика халкының, бигрәк тә социаль яклауга мохтаҗ гражданнарның керемнәрен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу карарларны үтәү республика бюджетыннан өстәмә финанс ресурслары таләп итәчәк. Ул Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә әлеге мәсьәләләр буенча исәп-хисапларны оператив әзерләргә кушты.

«Шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышында ил Президенты төбәкләргә хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә кирәкле социаль ярдәм күрсәтергә кушты. Безнең республикада шәһәр һәм район башлыкларына, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә оператив ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен аерым контрольдә тотарга кирәк. Бу эшне бик сыйфатлы итеп оештырырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты искә төшергәнчә, бүген Лаеш районының Никольское авылында рус халык бәйрәме «Каравон» узачак. Бу чара республикада инде 30 нчы тапкыр үткәрелә һәм Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятләре республика бәйрәмнәрен ачып җибәрә.

«Безнең өчен бу бәйрәм чаралары гына түгел, ә күп гасырлык уникаль традицияләрне саклап калу да, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан үрнәк булырга тиеш. Барлык бәйрәмнәр дә республика дәрәҗәсендә лаеклы узарга тиеш».

Татарстан Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, 1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтеләчәк. «Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, яшьләрне тәрбияләү, бәхетле балачак өчен шартлар тудыру мәсьәләләре безнең өстенлекле бурычларыбыз булып тора», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларына Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чараларын югары дәрәҗәдә оештырырга кушты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.