Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Радиоэлектрон технологияләр концерны» АҖ генераль директоры Александр Пан белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда «КРЭТ» составына керүче Татарстан предприятиеләренең агымдагы эшчәнлеге турында фикер алыштылар, җитештерү куәтләрен модернизацияләү мәсьәләләре, шулай ук «КРЭТ» белән Татарстан Республикасы арасында гражданнар продукциясе (медицина техникасы, электр заряд станцияләре һ.б.) чыгару буенча хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
«Радиоэлектрон технологияләр концерны» (КРЭТ) – радиоэлектрон тармакта Россиянең иң эре холдингы. 2009 елда барлыкка килгән. «Ростех» дәүләт корпорациясе составына керә. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре: гражданнар һәм хәрби авиация өчен борт радиоэлектрон җайланмалары системасын һәм комплексларын, радиолокацион станцияләрне (РЛС), һава база чараларын, дәүләт тануы чараларын (ГО), радиоэлектрон көрәш комплексларын (РЭБ), төрле билгеләнештәге үлчәү аппаратурасын (ИА) эшләү һәм җитештерү. Моннан тыш, Концерн предприятиеләре заманча көнкүреш һәм медицина техникасы, ягулык-энергетика комплексы, транспорт һәм машина төзелеше өчен җиһазлар һәм идарә итү системалары җитештерә.
Концерн Россиянең 29 субъекты территориясендә урнашкан 65тән артык фәнни-тикшеренү институтларын, конструкторлык бюроларын һәм серия заводларын берләштерә. Татарстанда «КРЭТ»ка керүче 4 предприятие һәм В.И. Шимко ис. «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсе» АҖ, «Радиоприбор» АҖ, Әлмәт «Радиоприбор» заводы» АҖ һәм «Рычаг» АҖ эшли.